ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 Май 2022, 12:45

Соңгы кыңгырау чыңлады...

Бүген, 18 майда, район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.

Соңгы кыңгырау чыңлады...
Соңгы кыңгырау чыңлады...

 Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 82 чыгарылыш укучысы өчен бу бәйрәм бик күркәм, истә калырлык булып үтте. Егетләр-кызларның күңелләре шат – аларның күпчелеге туган мәктәпләрендә 10-11 сыйныфларда белем алуын дәвам итәчәк. Берничәсе колледжларда һәм лицейларда һөнәр үзләштерергә карар иткән.
Тантанада тугызынчы сыйныфлар өчен бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Мәктәп директоры А.Р.Бикмөхәммәтов, аның укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары В.В.Дәүләтова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Р.И.Мостафина, 9 “б” сыйныфының класс җитәкчесе Г.Р.Имаметдинова, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Г.А.Вәлиева аларны котлап, күңел түрендәге иң изге теләкләрен җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында яраткан укытучы-остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. Гамьсез балачак белән хушлашу бәйрәме анда катнашучыларның һәркайсында якты хисләр уятып, истәлекле көн булып якты хәтирәләрдә сакланыр.
Без барлык тугызынчы сыйныф укучыларының да дәүләт имтиханнарын иң югары балларга тапшырып, үзләре сайлаган уку йортлары студентлары булуларын яки җәй айларында яхшылап ял итеп, туган мәктәп бусагасын атлап керүләрен һәм яңа көч белән белем үрләрен артабан да кыю буйсындыруларын телибез.


Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары. 
Читайте нас: