Алар мәктәп бусагасын атлап кергән көннән башлап үткән дүрт ел сизелми дә калды. Әле яңа гына беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга килгән кебекләр иде... Укучылар бу чарага бик җитди, зур җаваплылык тоеп әзерләнде. Бәйрәмгә укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре, әти-әниләр чакырылды. Әлбәттә, бу барысы өчен дә бик дулкынландыргыч, истә калырлык вакыйга булды. Балалар үзләренә дүрт ел дәвамында белем үрләрен яуларга ярдәм иткән сыйныф җитәкчеләренә һәм укытучыларына бик күп ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бу кичәдә бихисап шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Әлбәттә, әти-әниләрнең дә педагогларга әйтер изге теләкләре һәм рәхмәт сүзләре күп иде.
Бәйрәм үткән залда шатлык һәм әз генә сагыш рухы да хакимлек итте. Чөнки чыгарылыш кичәсе – ул бәйрәм, мәктәп тормышының беренче баскычы яуланган дигән сүз. Ә бераз моңсурак – бу башлангыч мәктәп, беренче укытучы, 4 ел дәвамында белем алган сыйныф бүлмәсе, яраткан партаң белән хушлашу.
Хәерле юл сезгә, урта сыйныфларга юнәлеш алган кичәге башлангыч сыйныф укучылары! Артабан атлыйсы белем илендә сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.