ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 Май 2022, 12:40

Җитештерү күләмнәрен арттыра баралар

Районыбызның сәнәгать предприятиеләрендә

Җитештерү күләмнәрен арттыра баралар
Җитештерү күләмнәрен арттыра баралар

Район үзәгендә урнашкан кирпеч заводының тәүге казыклары 1989 елда кагылган. Ул чактагы СССРСәнәгать министрлыгының махсус карары белән бу эшне үзен талантлы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан якташыбыз Альберт Харис улы Хәлиуллинга йөкләтәләр. Дәүләт корылышы үзгәреп, яңа икътисади мөнәсәбәтләр килеп туган чорда яңа җитештерү предприятиесен төзү, корылмалар кайтартып монтажлау, эшне башлап җибәрүнең бөтен авырлыкларын аның кул астында шул чорда эшләүчеләр яхшы белә. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә 1994 елның августында Чакмагыш кирпеч заводы тәүге продукциясен конвейердан чыгара һәм ул тиз арада зур популярлык яулый. Вакыт уза тора, биредәге корылмалар да туза, төзек дигәннәре дә заман таләпләренә туры килми башлый. Аны даими төзекләндереп тору зур чыгымнар сорый. Берара биредәге кирпечкә ихтыяҗ кимеп тору предприятие эшчәнлегенә зур икътисади йогынты ясый. Сүрелеп барган җитештерү эшчәнлеген аякка бастыру өчен бу вакытта район авыл хуҗалыгы идарәлеген җитәкләп хаклы ялга киткән Альберт Харис улын яңадан чакырып алалар. Әкренләп эшчәнлек җанлана барса да, элекке дәрәҗәгә әйләнеп кайту өчен биредә зур үзгәрешләр, матди чыгымнар, инвестицияләр салу таләп ителә. Күрше Бакалы районындагы кирпеч заводы белән бергә аны Туймазы кирпеч заводы үз карамагына алып, “Кирпич-Холдинг” компанияләр төркеменә берләштерә. 2015 елдан әлеге оешманы булдыклы яшь эшкуар Марат Хәмит улы Арсланов җитәкли. Яңа генеральный директор һәр участокта, шул исәптән Чакмагыш кирпеч заводында да булган корылмаларны модернизацияләү, яңаларны сатып алу мөһимлеген кузгата һәм бу эш бара да инде. Биредә элекке корылмалар капиталь ремонтланып, яңалар да өстәлде. Соңгы чорда тәүлегенә 60 мең данә кирпеч җитештерү куәтенә ия тоннель миче, 35 киптерү мичләре төзелеп сафка кертелде. Бу исә җитештерелгән продукциянең сыйфатында уңай чагылыш тапты: 2021 елда Чакмагыш кирпеч заводы республикада иң сыйфатлы “М-250” маркалы кирпеч җитештерүче булып танылды. Нәтиҗәдә биредәге куәтләр быел ел азагында җитештерелгән кирпеч күләмен 36 миллион данәгә җиткерү мөмкинлеген бирәчәк (2015 елда бу күрсәткеч елына 12 миллион данә иде). Чакмагыш кирпеч заводының башкарма директоры Андрей Валерьевич Кулейкин әлеге вазыйфаны җиденче ел башкара инде. Биредәге зур коллективта ихтирам яулаган тәҗрибәле ветераннар белән беррәттән перспективалы яшьләр дә күп. Предприятиедә башкарылган эшләр хезмәт кешеләренә яхшы шартлар тудыру, хезмәт хакы күләмнәрен арттыруга да юл ачты. Мәсәлән, кирпеч яндыру мичләрен хезмәтләндерүче Ринат Сөләймановның эш урыны бүген заманча офиска тиң: якты, уңайлы бүлмәдә компьютер һәм стендлар янында эшләр өчен кондиционер да урнаштырылган, кием алмаштыру бүлмәсендә дә уңайлыклар йорт шартларыннан ким түгел. Кирпечне формалаучы Илшат Мусинның хезмәте дә зур игътибар таләп итә. Махсус җайланмада унар данә прессланылган кирпеч линия буйлап килә һәм аерым күләмнәрдә киптерү мичләренә юнәлтеләсе вагонеткаларга рәт-рәт итеп өелә. Дүрт тәүлек киптерелгән кирпечләрне аерым вагонеткаларга өяләр һәм алар яндыру мичләренә кертелә. Бөтен технологияләр төгәл үтәлүе һәр стадиядә технологлар күзәтчелегендә тотыла. Әзер кирпеч ачык һавага чыгарып суытылганнан соң аларны җитештерүчеләргә озату өчен поддоннарга урнаштырып, махсус ленталар белән тарттырып беркетәләр. Артабан продукция кулланучыларга төяп озатыла. Андрей Валерьевич белән цехлар буйлап үттек һәм җитештерү эшчәнлеге белән танышып чыктык. Җитештерү күләмнәре арту сәбәпле бирегә бүген формовкалаучылар, транспортлаучылар, тезүчеләр, өючеләр, электромонтер, электр һәм газда эретеп ябыштыручы, технологик корылмаларны ремонтлау буенча слесарьга ихтыяҗлар барлыкка килгән. Хезмәт хакын аена ике тапкыр һәм ярыйсы гына түләүләре, эшкә вахта автобусы йөртү, ике тапкыр тукландыру, барлык социаль пакет үтәлеше теләүчеләрне кызыксындырыр, алар үзләренә даими эш урыны табарлар, дип ышанасы килә. Чит яклардан килеп эшләүчеләр өчен агымдагы елда ятакханә төзеп куярга да исәпләре бар икән. Бүген биредә зур күләмле төзелеш эшләре җәелдерелгән. Яңа биналар төзү, автотранспорт кую урыны өчен җир мәйданнарын төзекләндереп бетеп киләләр дә инде, тиздән анда төзелеш эшләре кайнаячагына шик юк. Без биредән кайтыр якка кузгалганда кирпеч төялгән зур йөк сыйдырышлы автомашина завод территориясеннән кулланучыларга юлланды, тагын ике машина төялергә чиратта торалар иде. Әйткәндәй, безнең як кирпечен Башкортстанда гына түгел, Татарстан Республикасында, Самара, Мәскәү өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә дә яхшы сыйфатлы һәм чагыштырмача очсыз булуы өчен теләп алалар икән. Продукция белән кызыксынучылар арта баруы әнә шулай җитештерү куәтләрен арттыруга да этәргеч бирә инде. Ә бу исә дистәләгән райондашларыбызга ышанычлы эш урыннары, бюджетка өстәмә салым керемнәре чыганагы да, дигән сүз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: