ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 Май 2022, 09:20

Пионер сафларында тәрбияләнгән укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз

Бүген, 19 майда, илебездә пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулды

Пионер сафларында тәрбияләнгән укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз
Пионер сафларында тәрбияләнгән укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз

Бөтенсоюз пионер оешмасына 1922 елның 19 маенда нигез салына. Башта ул Спартак исемен йөрткән. Ил юлбашчысы Владимир Ильич Ленин вафатыннан соң, 1926 елдан башлап оешма В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы дип исемләнә. “Пионер” сүзе “башлап йөрүче”, “юл яручы”, “беренче” дигән төшенчәләрне аңлата. 1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында иң беренче булып космоска юл ачкан Юрий Алексеевич Гагаринны да бер дә юкка гына Галәм пионеры дип әйтмиләр. Быел миллионлаган совет балаларын берләштергән бу оешмага 100 ел тулды. Мин 10 ел Митрә-Әюп урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләдем. Безнең пионер оешмасы билгеле революционер Сергей Миронович Киров исемен йөртте. Совет чорында 10-15 яшьлек балалар пионер сафларында тәрбияләнде. Дружина мәктәп пионер оешмасының нигезе булып тора. Безнең дружинада 4 пионер отряды берләштерелгән иде. Һәр отрядның үз исеме, девизы, җыры, командиры, флаг йөртүчесе, боргычысы һәм барабанчысы бар иде. Пионер сафларына кабул итү 22 апрельдә, юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин туган көнне була иде. Мәктәптә, тантаналы шартларда үткән дружина сборында һәр елны кичәге гади башлангыч сыйныф укучылары шушы горур исемне йөртергә лаек булуын белдереп, актив комсомоллар аларга янып торган кызыл төстәге галстук бәйлиләр һәм күкрәкләренә пионер зна- чогын тагалар. Пионер галстугының өч почмаклы булуы да аерым символик мәгънәгә ия. Аның почмагы өч буын, өч оешма – пионер, комсомол һәм коммунистлар сафларындагы ватандашларыбызның символы булып, галстукны бәйләгәндәге төен бу өч буынның бердәмлеген, дуслыгын чагылдыра. Укучылар пионерлар сафларына кабул ителгәндә бар балаларга үрнәк булырга, тик яхшы гамәлләр генә кылырга тантаналы вәгъдә бирәләр. Пионерларның үз законнары һәм кагыйдәләре дә бар. Оешманың гимны – шушы сафларда тәрбияләнгән барлык ватандашларның күңелендә әле дә сакланган “Взвейтесь кострами, темные ночи” җыры. Мәктәптә пионерлар белән эшләгән елларым яшьлек чорының якты истәлеге булып кала. Көз көне нарат күркәләре, макулатура, металл сыныклары, иртә яздан каен, нарат бөреләре җыя идек. Бу эшләрдән бер генә пионер дә читтә калмады. Отрядлар берберсе белән ярышып эшли иде. Ә ярыш нәтиҗәләре көн дә шушы бәйгенең экранында яктыртылып барды. Пионерлар тимурчылар коман- даларына берләшеп, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге авылдашларга йорт-ихата эшләрендә даими булышып тордылар. Бәрәңге алу, утын кисү, яру, аны өеп кую, су китерү, өй җыештыру кебек эшләрне башкардылар. Алар барысы да дәресләр тәмамланганнан соң йортларына барып башкарылды. Шулай ук ферма эшчеләренә концертлар куярга барулар да пионерлар күңелендә матур хәтирә булып саклана торгандыр, дип уйлыйм. Фермага төшкәндә укучылар утын көле дә җыеп алып баралар иде, ул яшь бозауларны сәламәт итеп тәрбияләү өчен азыкларына минераль катнашма буларак өстәлде. Пионерларның колхозга да ярдәме зур булды – алар көз айларында бәрәңге, чөгендер алышырга, язын басуларда калган саламны чистартырга йөрде. Балаларда әнә шулай кече яшьтән үк тырышлык, эшсөярлек, сакчыллык һәм бердәмлекдуслык сыйфатлары тәрбияләнде. Күркәм традиция буенча, 19 майда – пионер оешмасының туган көнендә табигатькә чыгып, тау итәгендә учак ягып, алдан әзерләнгән концерт номерлары белән күңелле итеп билгели идек. Укучылар бу көнне түземсезлек белән көтеп ала иде. Мин мәктәптә “Курчак театры” түгәрәген алып бардым. Аның әгъзалары да пионерлар иде. Балалар бу түгәрәккә бик теләп йөрде. Сәхнәләштерелгән әкият-әсәрләр өчен сценарийларны үзем яздым. Ул минем бик яратым башкарган шөгылем иде. Спектакльләребезне сәхнәләштергәч, без яшь артистлар – пионерлар белән аларны әти-әниләр, авылның балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызга күрсәтә идек. Күрчак театры белән районда гына түгел, республикабыз башкаласы Уфада мәктәпләрендә дә чыгыш ясадык хәтта. Анда да спектакльләребезне бик ошатып кабул иттеләр. Пионерлар мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укыган октябрятларына да шефлык итеп, аларга гел ярдәм итеп тордылар. Өлкән пионервожатый эшчәнлеге күпкырлы, бик җиңелләрдән түгел. Бәлки, шуңадыр да бу эштә яшьләр бик озак вакыт эшләми иде. Әлеге вазифаны башкару өчен җыр, биюгә осталык белән бергә оештыру осталыгы кебек сыйфатның да булуы таләп ителә. Бәйрәмнәргә концерт номерлары әзерләп, бай программалы тамашалар кую, табигать кочагына чыкканда озын араларга җәяү йөрү, чаңгы походларын, ачык кичәләр оештыру өчен шәхси вакыт белән исәпләшми, бик күп көч һәм энергия салып, бар булымышың белән бирелеп эшләргә кирәк иде. Минем өчен алар берсе дә авыр булмады – эшемне бик яратып башкардым. Ул чорда районыбыз мәктәпләрен- дә үз хезмәтен намус белән башкарган, тәҗрибәле, пионер эшләрендә ялкынланып янган, үрнәк алырлык өлкән пионервожатыйлар – минем хезмәтәшләрем күп иде. Без алар белән гел аралашып, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләдек. Тозлыкуштан Зилә Зыязова, Каръяудыдан Альмира Калагаева, Тайняштан Лида Арсланова, Иске Калмаштан Лүзә Тимашева, Юмаштан Лида Архипова, Калмашбаштан Кәтибә апа һәм башкалар районыбыз пионерлар оешмасының горурлыгы, маягы булдылар. Ул чор – үземнең дә яшьлек дәрте белән янып, ялкынланып эшләгән, тормышымның иң гүзәл чоры. Пионерлар белән эшләгән, аларның уй-кичерешләре белән яшәгән, бер сафларда бик күп игелекле эшләр башкарган шул елларны һәрвакыт сагынып, горурланып искә алам һәм шул вазифада эшләү бәхетен насыйп иткән язмышыма бик тә рәхмәтлемен. Пионер сафларында тәрбиялән- гән укучыларыбыз бик тә тырыш, намуслы, тәртипле булып үсеп, авылыбызга, туган хуҗалыгыбызга һәм район-республикабызга файда китереп, тырышып эшләделәр, чын кеше һәм илебезнең гражданнары булдылар. Без, укытучылары һәм вожатыйлары, алар белән ихлас горурланабыз.

Автор:Ризида Каюмова, Митрә-Әюп авылы.
Читайте нас: