ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 Май 2022, 19:40

Районда мәктәп укучыларының туклануын оештыруга җитди игътибар бирелә

Кичә мәктәп укучыларын тукландыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте.

Районда мәктәп укучыларының  туклануын оештыруга җитди игътибар бирелә
Районда мәктәп укучыларының туклануын оештыруга җитди игътибар бирелә

Районга эш визиты белән Мәскәү кунаклары – мәгариф оешмаларының идарәче советлары милли ассоциациясе президенты Андрей Николаевич Алферов, вице-президенты Наталья Сергеевна Анпеткова һәм Башкорстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Закир кызы Галиева, министрлыкның махсус белем бирү бүлеге башлыгы Миләүшә Халит кызы Латыйпова, баш белгеч-эксперт Гөлшат Рәсүл кызы Хәсәнова, БР «Социаль туклану идарәсе» ДКУ директоры Светлана Романовна Ачакеева килде. Милли киемдә район мәдәният хезмәткәрләре борынгыдан килгән күркәм гадәт буенча хөрмәтле кунакларны икмәк-тоз белән каршы алдылар, баллы чәк-чәк белән сыйладылар, җырлы-моңлы сәламнәрен җиткерделәр. Мәскәү һәм башкала вәкилләре делегациясе Яңа Балтач һәм Юмаш урта мәктәпләрендә булып, гомуми белем бирү оешмаларының мәктәп яны участокларында үстерелгән продукцияне кулланып балалар туклануын оештыру тәҗрибәсен өйрәнде. Чара барышында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында “түгәрәк” өстәл үткәрелде, укучыларны тукландыруны оештыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр дә балаларны дөрес тукландыру, сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә багышланган иде. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: