ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 Май 2022, 10:15

Хәвефле чирләүдән саклану мөһим

Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Роспотребнадзор вәкилләре белән эчәк инфекциясе, геморрагик бизгәк, вируслы талпан энцефалиты, борреллиоз инфекциясе һәм холера эпидемиясе таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Хәвефле чирләүдән саклану мөһим
Хәвефле чирләүдән саклану мөһим

 

         Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Туймазыдагы территориаль бүлеге начальнигы Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова, эпидемиология бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Илһам Зөлкәфил улы Галиуллин һәм аның ярдәмчесе Айгөл Рим кызы Кадыйрова катнаштылар.

         Район поликлиникасында аеруча куркыныч – холера инфекциясен ачыклау буенча махсус өйрәнү күнекмәләре булды. Бу чир ачыкланган очракта эш итү алгоритмнарын билгеләделәр. “Даими рәвештә, бигрәк тә җәйге чорда эчәк инфекциясен эләктермәс өчен шәхси гигиена турында онытмаска кирәк: кулларны сабынлап юарга, яшелчә-җимешләрне эшкәртмичә яки яхшылап юмыйча кулланмаска, кайнаган суны гына эчәргә, тикшерелгән  сулыкларда гына су коенырга киңәш итәр идем. Геморрагик бизгәк чирен йоктыруны кисәтү өчен шәхси хуҗалыкларда дератизация(кимерүчеләргә каршы көрәш) үткәрергә кирәк.

         Урманнарга барган очракта талпан үтмәслек итеп киенергә кирәк:  муеннарны каплап яулык бәйләргә, балак һәм җиңнәрне томалап йөрергә. Шул очракта гына без талпан инфекциясе белән зарарланудан сакланып кала алабыз,” – диде Әлфия Гыймазетдин кызы.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: