

Агымдагы елның июль-декабрь айларына безнең “Игенче” гәзите белән дуслыкларын ныгытып, шушы ярты ел дәвамында район тормышы турында хәбәрдар булып барырга карар иткән әбүнәчеләребез арасында әлеге матбугатка язылу кампаниясенең тәүге бүләкләре уйнатылды. Аларның булачак хуҗаларын гәзитебезнең даими укучысы, тимерне буйсындырып, аннан көнкүрештә зур сорау белән файдаланган бик күп төрле күз явын алырлык металл изделиеләре ясаган оста куллы райондашыбыз Рөстәм Нәбиев билгеләде.
Тәүге отышта бүләкләр түбәндәгечә бүленде. Район үзәгенең Яшьләр урамындагы 85нче йорт, 2нче фатир адресы буенча яшәүче гәзит укучыбыз Хәкимова – одеяло, Нариман авылында гомер итүче А.Камалетдинов – салат савытлары җыелмасы, Чакмагыштагы Гагарин урамының 2нче йортындагы 8нче фатирда гомер итүче Э. Гыйләҗева – кәнфит савыты, Азатлык урамының 10/3нче йортындагы 35нче фатир хуҗабикәсе Р.Идрисова мунча тастымалы кебек бүләкләр иясе булды.
Әйткәндәй, гәзитебезгә район үзәгендәге оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре күмәкләп, аның һәр санын редакциягә үзләре килеп алу шарты белән дә язылалар. “Игенче” гәзите Нефтекама типографиясендә басылып, пәнҗешәмбе иртәсендә үзебезгә кайтарылганнан соң хезмәткәрләре язылган учреждениедән кем дә булса килеп алып, аның һәр санын иясенә тапшыра. Әлеге бүләкләр отышында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә бәхет аеруча киң “елмайды”. Бу учреждениенең берьюлы өч хезмәткәре газитебезгә өстәмә итеп тапшырылачак бүләк хуҗалары да булды. Әлеге отышта З.Казыйхановага һәм Г.Имангуловага – салат савытлары җыелмасы, Я.Шәрәфетдиновага 2 килограмм шикәр комы тәгаенләнгән булып чыкты.
Бу гәзит укучыларыбызның бүләкләрен озын-озакка сузмый килеп алуларын һәм аларны алырга килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез.
Ә әлегә төрле сәбәпләр белән район тормышын һәм яңалыкларын яктыртучы басмабыз белән ел ахырына кадәр дуслыгын ныгытырга өлгерми калган якташларыбызга мөрәҗәгать итеп, моны эшләргә әле һич кенә дә соң түгел, язылу турындагы квитанцияне Русия почтасы хезмәткәрләрендә дә, редакциягә килеп тә тутыртырга мөмкин дип искәртәбез. Район үзәгендә яшәүчеләргә шактый арзанрак хакка “Игенче”не үзегез редакциягә килеп алу шарты белән язылырга да була дип исегезгә төшерәбез. Бергә булыйк, бергә калыйк, якташлар!