ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
24 Май 2022, 07:25

Мәртәбәле бәйгедә катнашып

Шушы көннәрдә Сибай шәһәрендә балалар һәм үсмерләр иҗатының “Батырлар иле-2022” дип исемләнгән юбилейлы Х Ачык республика конкурсына йомгак ясалды. Бу проект – үз халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү эшенә шәхси зур өлешен кертүче Башкортстанның лаеклы гражданинын тәрбияләү формаларының берсе.

Мәртәбәле бәйгедә катнашыпМәртәбәле бәйгедә катнашып
Мәртәбәле бәйгедә катнашып


Бәйгегә төрле техникада башкарылган 600дән артык иҗади эш тәкъдим ителде. Конкурсның төп темалары: “Урал Батыр” эпосы, башкорт халык әкиятләре, легандары һәм риваятьләре, башкорт милли традицияләре һәм фольклоры.
Әлеге мәртәбәле конкурста Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбенең укытучы Айгөл Рудин кызы Кудрявцева классында шөгыльләнүче укучылар да катнашты. Бәйге йомгаклары буенча Индира Моратовага Диплом, Алина Ахуновага II дәрәҗә Диплом тапшырылды. “Үз халкың тарихын онытмау һәм аның милли традицияләре белән кызыксыну бик мөһим”, – дип тәбрикләде кызларны һәм аларның укытучысын Балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Фәрит кызы Әхмәтова.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас