

Бәйгенең сайлап алу турына дүрт номинация буенча 186 гариза-заявка тапшырылган. Аларның бары тик 12се генә конкурс турында чыгыш ясарга лаеклы дип сайлап алынган. Шул оста яшь музыкантлар арасында безнең кечкенә райондашыбыз да булуы аеруча сөенечле.
Конкурста катнашучылар һөнәри композиторлар эшкәртүендәге башкорт композиторлары һәм халык көйләрен башкарган. Нияз А.Эшпайның фортепиано өчен язылган “Татар бию көе”н һәм Р.Касыймовның “Кечкенә егет” пьесаларын башкарган. Составында Ш.Сәгыйтова, А.Назиуллин, А.Гайсаров, В.Симонова, И.Мөслимов кебек киң билгеле музыкантлар булган жюри Ниязның башкару осталыгына сокланып, аңа артабан да яңадан-яңа уңышларга ирешүен, артабан да осталыгын арттыруын теләгән. Мондый киң танылган музыкантлар белән аралашу һәм аларның киңәшләре Ниязга һәм аның укытучысы Резеда Мөнәвир кызына янә дә зуррак биеклекләрне яуларга омтылыш бирер, дип ышанабыз.