ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
24 Май 2022, 05:00

Заман яңа мөмкинлекләр ача

19-20 май көннәрендә Башкортстан дәүләт аграр университетында “АгроНТИ-2022” Гомумрусия конкурсының гамәли төбәк этабы үтте.

Заман яңа мөмкинлекләр ачаЗаман яңа мөмкинлекләр ача
Заман яңа мөмкинлекләр ача

Анда бәйгенең читтән торып катнашу турында үзләрен иң яхшы белемле дип күрсәткән яшь конкурсантлар чакырылды. Анда егетләр-кызлар авыл хуҗалыгы сәнәгатенең төрле тармаклары эшчәнлеген артабан да камилләштерү максатын күзаллаган заманча автоматлаштырылган һәм санлы, био- һәм ГИС-технологияләр буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Билгеле булуынча, авыл хуҗалыгы тармагы заманнан һич калышмый, санлы технологияләрне гамәлдә куллану юнәлешендә аеруча алга китте. Бу туфрак эшкәртү, үсемлекләрне яклау чараларын куллану, терлекчелек тармагындагы технологияләргә дә бердәй кагыла. Инновацион ысуллар тармакның барлык юнәлешләрендә дә кулланыла. Конкурста катнашучы укучылар шушы технологияләрнең асылына төшенеп, аларны ныклабрак өйрәнә. Төбәктә иң алдынгы аграр районнарның берсе булган Чакмагыш җирлегендә үсеп килүче яшь буын вәкилләре өчен әлеге чара аеруча фәһемле булды.
Ил күләмендә үткән бәйгенең төбәк этабында районыбыз данын Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9 “в” сыйныфы укучысы Айнур Бәдретдинов яклады. Ул традицион умартачылык һәм санлы технологияләрне берләштергән “ДоброПчел” номинациясендә катнашты. Айнур агач рамнар ясауда катнашты, “акыллы” умарталар җыеп, аларга атмосфера басымын, һава температурасын һәм дымлылыгын, тавыш көчен контрольдә тотучы датчикларны программалаштырды, видокамера һәм мәгълуматны тапшыру системасын көйләде, кортларның үлемен кисәтү өчен басуларда пестицидлар куллануга күзәтчелек итү ысулларын өйрәнде.
Яшь райондашларыбызның авыл хуҗалыгы җитештереүе тармагы белән кызыксынуы, бу эшчәнлектә заманча алым-технологияләрне өйрәнүгә омтылуы, әлбәттә, сөендерми калмый. Без Айнурга артабан да уңышлар юлдаш булуын телибез.

Автор:
Читайте нас