ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 Май 2022, 06:35

Балкып тора Аблаем

Үзенең уңган  кызлары, булдыклы, оста егетләре белән дан казана безнең авылыбыз. Арада көчле җитәкчеләр, дипломатлар, юристлар, адвокатлар, үз эшен, укучыларын яраткан укытучылар, электриклар, балта осталары, шәхси эшкуарлар һәм шәһәрдә яшәп тә, туган авылы өчен җан атып, тырышып яшәүче яшьләр бик күп.  

Балкып тора АблаемБалкып тора Аблаем
Балкып тора Аблаем

         Бүгенге сүзебез Аблай авылын ике район белән аерып торучы стеланы булдыру юнәлешендә эшләгән егетләр һәм кызлар турында булыр. Һәркем үзенең яшәгән җирен ничек тә матурлау өчен ниндидер үзгәрешләр, яңарышлар кертә. Тырыша, ысулларын таба һәм булдыра да. Ә безнең авыл халкы, элек-электән, мин килен булып төшкән мәлләрдән үк, уңганлыгы белән үзен тырыш халык итеп таныткан иде инде.

          Нинди эшне башласаң да, күтәреп алып, җиренә җиткереп башкаралар алар. Шуларның бер төркеме оешып, иганәчеләр ярдәме һәм үз көчләре белән авылыбызны ямьләп торучы “Аблай” дип язылган стела урнаштырдылар.  Бу идеянең авторы “Карагай” ял базасы җитәкчесе Рамил Хәбиров булса, проектны тормышка ашыруның  җитәкчесе Илнур Сакаев, дизайны Гүзәл Сакаеваныкы булды. Һәм иганәчеләрсез дә булмый, әлбәттә. Авылыбызның юмарт эшкуарлары Рамил Хәбиров, Айдар Габдуллин, Рөстәм һәм Фәния Нурисламовлар, шулай ук авылыбызның булдыклы, эшкә уңган егетләре Руслан Сираев, Динар Яхин, Артур Габдуллин, Илшат Кодаяров, Ринат Йосыпов, Ирек Гәрәев бик зур җавалылылык һәм ихласлык белән башкарып чыктылар. Рамил Рәҗәпов та бик зур иганә ярдәме күрсәтте. Авылыбыз Благовар һәм Чакмагыш ягыннан кергәндә үк матур исеме белән балкып тора, безнең өчен бу бик зур сөенеч.

         Авылыбызга гүя яңа сулыш керде, җанланды, ул яңа сулыш алып яши башлаган төсле.

Автор:Алмира Вәлиева, Аблай авылы старостасы.
Читайте нас