

Ә Чакмагыштагы 5нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен сабантуйны иң беренчеләрдән булып әзерләп үткәрделәр! Элекке еллардагы кебек, малайлар һәм кызлар халык уеннарда катнаштылар, чәмләнеп җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар. Халык әкиятләренең чагу персонажлары Сылу белән Батыр алар өчен кызыклы ярыш-уеннарны мулдан әзерләгәннәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Аның ахырында барлык катнашучылар бергәләп татар биюен башкарды.
Илебездә игълан ителгән Русия халыкларының мәдәни мирасы һәм республикада үткәрелгән Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирасы елында үткәрелгән бу бәйрәм яшь райондашларыбызга кечкенәдән үк халкыбызның рухи кыйммәтләрен белеп-аңлап һәм хөрмәт итеп үсәргә булышлык итеп һәм үтемле тәрбия чарасы гына булып калмый, алар күңелендә гамьсез балачакның еллар үткәч сагынып сөйләрлек хәтирәсе дә булып сакланыр.
Фото һм мәгълүмат чыганагы: Чакмагыш 5нче санлы балалар бакчасының “Бәйләнештә” төркемендәге сәхифәсе.