ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 Май 2022, 16:00

Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!

Укытучы – җир йөзендә иң изге, иң гүзәл, иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман мөһим.

Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!
Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!

Нәкъ менә алар балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итүче шәхесләр тәрбиялиләр. Беренче хәреф, беренче язу өйрәткән, беренче тормыш кагыйдәләрен күңелләргә сеңдереп әйткән ана теле белән йомшак итеп тәрбия бирүче – кадерле укытучы. Нәни генә бала йөрәгенә күпме наз, күпме матурлык, күпме тәрбия орлыклары сала ул! Кеше күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бер гүзәл чор ул вакытлар... Рәхмәт юллыйбыз Сезгә, кадерле кешебез, беренче укытучыбыз Светлана Викторовна Нуриева. Бүгенгедәй хәтерлибез: укытучы апабызга ияреп, чиста, якты класска кердек. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәттегез. Балачак тиз үтә, ә һәр көннәре күңелләрдә иң якты хәтирәләр калдыралар. 25 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә биргән укытучыбызга тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, үз эшегездә югары һөнәри осталыгыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Башлангыч мәктәп еллары артта калды. Ул еллар онытылмаслык булып, истә калырлык итеп, күңелле узды. Күңелдә моңсулык булса да, башлангыч төп белемне нәкъ менә Светлана Викторовнада алуыбыз белән чиксез бәхетлебез, рәхмәтлебез. Кадерле укытучыбызга киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тагы да бик күп еллар яраткан эшегездә хезмәт салырга язсын, дип телибез.

Автор:Тайняш урта мәктәбенең 4 сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.
Читайте нас