

Әлеге карарга ярашлы, район күләмендәге “Сабан туе–2022” бәйрәме 11 июньдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы мәйданда үтәчәк. Бу көнне район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә, авылларда үткәрелгән янгыннарга каршы хәвефсезлек чараларына йомгак ясалачак, хезмәт алдынгыларын бүләкләп данлау һәм башка чаралар үткәреләчәк. “Сабан туе–2022” бәйрәме Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 18 мартындагы УГ11 санлы “Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (COVID -19) таралу хәвефе янау сәбәпле “Югары әзерлек” режимын кертү турында”гы Указы (яңа өстәмәләр белән) таләпләре төгәл үтәлү шартларында узачак. Карарда шулай ук “Сабан туе– 2022” халык бәйрәмен оештырып үткәрү буенча комитет әгъзалары, бәйрәм чаралары планы, аны оештырып үткәрү тәртибе, бу турыдагы аерым положение, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл биләмәләре арасында оештырылып үткәреләсе ярыш нәтиҗәләрен бәһалау таблицасы һәм башкалар да расланылган. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы (И.Ф.Ихсанов), мәдәният (Р.Җ.Вәлиева) бүлекләренә, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетына (И.Ф.Галләмов) бәйрәм чараларын оештырып үткәрүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү йөкләтелә. Икътисад һәм сәүдә бүлегенә (Р.Р.Рәхимова) бәйрәм чараларын оештыру һәм ирекле иганә акчаларын туплауны оештыру һәм әлеге финанс чараларының чыгымнар сметасына ярашлы максатлы тотынылуын күзәтчелектә тоту, финанс идарәлегенә (Д.Ф.Низамов) “Сабан туе – 2022” халык бәйрәмен оештырып үткәрүгә муниципаль район бюджетыннан өстәмә акча бүлү тәкьдим ителә. Бәйрәм чараларын оештырып үткәрү барышында медицина ярдәмен күрсәтү, җәмәгать тәртибен саклау, юл хәрәкәте иминлеген һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча тәкъдимнәр шулай ук “Район үзәк дәваханәсе” дәүләт учреждениесенә (А.Ф.Латыйпова), Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча эчке эшләр бүлегенә (Н.Р.Казаев) һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлегенең Янгыннардан саклану хезмәтенең 94 санлы янгыннардан саклаукоткару частенә (А.Н.Сәитов) җиткерелә. Киңкүләм мәгълүмат чараларына (Ф.Ф.Әмирханов, Э.Ә.Сөндекова) бәйрәмгә әзерлекне һәм аның барышын киң яктырту бурычы куела. Карар үтәлешенә контроль муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары И.Ф.Ихсановка һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакировага йөкләтелә.