ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
26 Май 2022, 11:25

Тотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тора

Эшкуарлык Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасының тотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тора, чөнки ул тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен үстерү, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, салым базасын киңәйтү һәм башка мөмкинлекләргә ия.

Тотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тораТотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тора
Тотрыклы социаль-икътисади үсеш факторларының берсе булып тора

 

2021 ел нәтиҗәләре буенча Чакмагыш районы эшкуарлык эшчәнлеген үстерү буенча Башкортстан Республикасы районнары арасында 17 нче урында тора. Бүгенге көндә биредә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 601 берәмлек тәшкил итә. Алар тарафыннан халыкны кирәкле барлык товарлар белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә, көнкүреш хезмәтләре күрсәтелә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үз эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән эшкуар якташларыбыз “Гаилә” кинозалында җыелышты. Бинаның фойесында Чакмагыш кулланучылар җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән “Чекмагуш-Мясо” җәмгыяте, шәхси эшкуарлар Алмаз Рабис улы Гәрәев, Рина Раян кызы Гәрәева, Рабис Рәис улы Муллаянов үз продукцияләреннән күргәзмә дә оештырган иде.

Русия эшкуарлыгы көненә багышланган тантаналы очрашуда Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район эшкуарлары союзы рәисе Алмаз Рабис улы Гәрәев катнашты.

Реканс Фәнил улы үзенең чыгышында районыбыз эшкуарлыгы торышы белән таныштырды, әлеге юнәлештә хөкүмәт һәм район тарафыннан булдырылган “Агростартап”, “Гаилә фермалары”, “Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” һәм башка дәүләт, муниципаль программалар һәм шуларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Әлеге документлар нигезендә күп кенә якташларыбыз үз эшләрен ачуга финанс ярдәме, ә гамәлдәге эшкуарлар техника һәм җиһазлар сатып алуга субсидияләр алуга ирешкән.

“Кече һәм урта, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Чакмагыш күп функцияле үзәк базасында “Минем бизнес” бүлекчәсе ачылачагын районыбыз эшкуарлары бик шатланып каршы алды. Биредә аларга үз эшләрен ачкан вакытта да, көндәлек эшчәнлектә дә мәгълүмати консультация һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтү оештырылачак.

Арытаба Реканс Фәнил районыбызның икътисадына, социаль тормышына күп көч салган, тырышлыклары белән халык ихтирамын яулаган якташларыбызга лаеклы бүләкләрен өләште.

Чакмагыш районы хакимиятенең иң югары бүләге – Почет грамотасы белән “Калинка” җәмгыятенең кибете сатучысы Динә Мөбәрәкша кызы Акъюлова, “Универс” җәмгыятенең “Радуга” кибете өлкән сатучысы Зилина Ирфат кызы Вәлиева, “Яшьлек” җәмгыяте кафесы пешекчесе Нәзирә Шәех кызы Мансурова, “Зифа” җәмгыятенең “Фламинго” кибете сатучысы Зәлия Заһит кызы Минһаҗева, “Ромашка” җәмгыяте директоры Фина Җиһанур кызы Мохтарова, “Энергетик” җәмгыятенең баш инженеры Радик Илдус улы Рахманов, шәхси эшкуар Рәмилә Гәрәеваның экспедиторы Фәнзил Фәнил улы Әхмәдуллин һәм “Гамма” кибете сатучысы Гөлшат Мөдәрис кызы Шәфыйковга тапшырылды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Энергетик” җәмгыяте инженеры Эльвира Фәрит кызы Бикмурзина, “Зифа” җәмгыятенең “Лидер” кибете сатучысы Альбина Марат кызы Булатова, “Яшьлек” җәмгыятенең баш бухгалтеры Олия Зиннур кызы Гарапова, шәхси эшкуар Азат Эльвер улы Гатауллин, “Калинка” җәмгыятенең “Ринара” кибете операторы Светлана Владимировна Прокаева Чакмагыш район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җаваплылыгы чикләнгән “ИльВен” җәмгыятенең бухгалтеры Чулпан Әгъдәл кызы Гафарова, шәхси эшкуар Рина Раян кызы Гәрәева, “Яшьлек” кибете сатучысы Гүзәлия Рәфит кызы Гыйльманова, “Энергетик” җәмгыяте инженеры Руслан Фидрат улы Шәйдуллинга Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәте белдерелде.

Район эшкуарлары Союзы рәисе Алмаз Рабис улы Гәрәев та үз чиратында барлык хезмәттәшләренә дә иң изге котлау сүзләрен җиткерде. Җаваплылыгы чикләнгән “Монолит+” җәмгыятенең водительләре Илшат Рим улы һәм Шамил Рим улы Гәрәевлар, “ИльВен” җәмгыятенең шәфкать туташы Лиана Салих кызы Добровольская, “Космик+” кинозалы хезмәткәре Фәйрүзә Зөлфәт кызы Яхинага ул Чакмагыш районы эшкуарлары союзының Почет грамотасын тапшырды ул. Музыкаль күчтәнәче исә тамашачылар тарафыннан аеруча көчле алкышларга күмелде.

Районыбыз эшкуарлары иганәчелек күрсәтү юнәлешендә дә актив хезмәт сала. Бер генә дә мәдәни һәм спорт чаралары алар катнашлыгыннан башка узмый. Җирле инициативаларга ярдәм программасында катнашуда, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга,  Донецк һәм Луганскта яшәүче халыкларга төрле ярдәм күрсәтүдә дә эшкуарларыбыз зур көч сала.

Шундый изге гамәлләре өчен бәйрәм тантанасында  “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова шәхси эшкуарлар Илдар Риф улы Янгиров белән Илшат Хәтмулла улы Локмановка Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Арытаба сүзне районыбызның яшь эшкуарлары Эльвина Илдар кызы Яхина һәм Азат Эльвер улы Гатауллин алды. Алар чыгышларында үз эшләрен булдыруга нинди юллар аша килгәннәре, бу чорда барлыкка килгән төрле мәсьәләләрне ничек хәл итүләре, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында сөйләп узды.

Эшкуарларның күркәм очрашу кичәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче сәләтле яшь кызлар Илина Муллаянова һәм Ангелина Гаймаловаларның дәртле җыр-моңнары, биюләре белән үрелеп барды.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас