ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
31 Май 2022, 11:15

Афәрин, Руслан!

27 майда башкалабызның “Торатау” конгресс-холлында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 2-11 сыйныф укучылары өчен “Мин хәтерлим. Мин горурланам” республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды

Афәрин, Руслан!Афәрин, Руслан!
Афәрин, Руслан!

 

Олимпиада биш ел дәвамында БР Дәүләт Җыелышы Депутатлары һәм Бөтенрусия хәрби-тарихи җәмгыятьнең региональ булеге ярдәмендә “Виктори” белем бирү проектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча җәмәгать комитеты тарафыннан үткәрелә.

 

Чакмагыш гимназиясенең 10Б  сыйныфы укучысы Руслан Мансуров 10 нчы сыйныфлар арасында “Мин хәтерлим. Мин горурланам”  республика олимпиадасының  Дипломы, медаль, Олимпиада бюсты һәм “Русиянең Үлемсез полк”ы  төбәк хәрәкәте бүләкләре белән бүләкләнде. Тарихта беренче тапкыр барлык бүләкләнүчеләр, шул исәптән Руслан да, мәгариф- патриотик проектларда актив катнашканнары, тирән белемнәре, киң күзаллаулары һәм олимпиада биремнәрен үтәгәндә күрсәткән максатчанлыгы өчен  республика башлыгы Р.Ф. Хәбировның Мактау кәгазьләрен алдылар. Укучыларга һәм аларның остазларына бүләкләрне республика парламенты Рәисе Константин Толкачев тапшырды.

 

Русланны һәм аның остазы Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәеваны шундый мәртәбәле  һәм мактаулы бүләк белән котлыйбыз! Тарихны өйрәнүдә алга таба да уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!

Автор:Гүзәл Исламова, директорның фәнни-методик эшчәнлек урынбасары.
Читайте нас