

Бу датаны 1949 елда булып үткән конгресстан соң билгели башлыйлар. Ул зур җыенда Хатын-кызларның Халыкара демократик федерациясе үсеп килүче буынның иминлеген тәэмин итү турында карар кабул итә.
Халыкара балаларны яклау көне иң беренче тапкыр 1950 елның 1 июнендә билгеләнә. Шул елдан башлап бәйрәмне бөтен дөньяда ел саен үткәрә башлыйлар. Ә инде балаларның хокукын яклауны халыкара дәрәҗәгә күтәргән документ – Балалар хокуклары турындагы конвенция Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 1989 елның 20 ноябрендә кабул ителә. Бу документка 61 ил вәкиле имза сала. 1990 елның июлендә ул СССРда да раслана.
Дөньядагы барлык балалар да тыныч-имин дәүләтләрдә бәхетле балачак мизгелләрен тоеп үссен иде дип телибез!
Халыкара Балаларны яклау көнендә безнең районда да шушы көнгә багышланган күп санлы чаралар оештырыла.
Фотолар район үзәге балалар бакчаларының “Бәйләнештә” социаль челтәрләрендәге сәхифәләрдән алынды.