

Кемнәребездер көзен унынчы сыйныфка барыр, кемнәребездер инде булачак гомерлек һөнәренә башлангыч бирүче уку йортларына аяк басар. Шушы үтә моңсу да, бер үк вакытта әһәмиятле дә мизгелдә безнең һәркайсыбыз күңел түрләрендә туган мәктәбезгә, үзебезгә белем һәм тәрбия биргән педагоглар коллективына, ярдәмче персоналга олы ихтирам һәм чиксез рәхмәт хисләре йөртә. Ә иң зур хөрмәт-ихтирамыбызны, әлбәттә, үзебезнең сыйныф җитәкчебез – инглиз теле укытучысы Айгөл Марат кызы Ямалетдиновага җиткерәбез. Хөрмәтле остазыбыз 2004 елда Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң район үзәгендә гимназиядә урта белемгә ия була. Көмеш медальле чыгарылыш сыйныфы укучысы 2006 -2011елларда югары уку йортының филология факультетында “Рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле” белгечлекләрен үзләштерә. Кызыл дипломга ия яшь белгечне Үрнәк урта мәктәбендә кушкуллап кабул итәләр һәм бер ел эчендә ул үзен биредә талантлы педагог, оста оештыручы итеп танытырга өлгерә. Бала тәрбияләү сәбәпле декрет ялыннан соң аны 2014 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбенә күчерәләр. Биредә ул бөтен тырышлыгын салып эшли, тиз арада коллективта булдыклы педагогларның берсе булып таныла. 2017 елда район күләмендә үткән “Ел укытучысы” бәйгесендә призлы урын яулавы аның никадәр оста укытучы икәнлеген дәлилли. Ә менә узган елда күпъеллык намуслы хезмәте, яшь буынга төпле белем һәм үрнәкле тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе А.Г. Сидякинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе дә — хөрмәтле остазыбызның фидакарьлегенең ачык дәлиле. Ел саен аның укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар туплап, үзләре теләгән югары уку йортларына бер каршылыксыз кабул ителүе дә аның күпкырлы фидакарьлегенең җимеше булып тора. Менә шундый булдыклы остазыбыз безне бишенче сыйныфтан алып бердәм гаилә итеп туплап тотты. Аның кул астында без үзебезне заманча фикерли белә торган, тирә-яктагы вакыйгаларга үз карашы булган шәхесләр итеп тоярга өйрәндек. Ул безне бер-беребезнең, әти-әниләребезнең кадерен белергә, тырышып белем үрләрен яуларга, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашырга өйрәтте. Иң тирән серләребезне дә аның алдында әти-әниләребезгә чишкән кебек ачабыз, ул һәммәбезне дә аңлый, эшлекле киңәшләр бирә, тормышларыбызга ямь өсти. Апабыз әти-әниләребезне дә берләштерде, аларга да, фәһемле киңәшләрдән һәм эшлекле ярдәменнән баш тартмый. Саубуллашыр мизгелләрдә иң изге йөрәк хисләребез Сезгә, Айгөл Марат кызы! Сәламәт булыгыз, юлыгызда гел бәхет юлдаш булсын, алда бары яңа биек үрләр, олы казанышлар гына көтсен. Сез безгә һәрчак икенче әниебез булып калырсыз.