ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
8 июнь 2022, 06:45

Лагерьдә һәр көн файдалы үтә

Имәнлекул урта мәктәбендә ел саен балаларның җәйге ялын оештыру буенча күләмле эш башкарыла.

Лагерьдә һәр көн файдалы үтәЛагерьдә һәр көн файдалы үтә
Лагерьдә һәр көн файдалы үтә

Агымдагы җәйге каникул көннәрендә дә биредә “К.Р.У.Т.О.” дип исемләнгән көндезге ял лагере үз ишекләрен ачты. Аның төп үзенчәлеге – файдалы хезмәт белән актив ялның бергә үрелеп баруы. Лагерь эшчәнлеге бай эчтәлекле программага ярашлы алып барыла, һәр көнне чаралар аерым темага багышлап оештырыла.
Хезмәт һәм ял лагере эшли башлауның тәүге көнендә укучылар мәктәп бакчасында кәбестә һәм чәчкәләр үсентеләрен утырту, кишер үсентеләрен сирәкләү белән мәшгуль булды. “Мәктәп тирә-ягын төзекләндерү десанты” яңгырлы сезонда бик зур ярдәмче булып тора. Бу эшләрне тәмамлагач балалар төрле күңелле уеннарда катнашты.
Лагерьның чираттагы көне юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланды. Күреп-белеп торуыбызча, юлларда ел саен машиналар саны арта бара. Әлбәттә, “тимер атлар” агымын туктатып булмый. Әмма юллардагы күңелсез һәм хәвефле хәлләрне кисәтерг мөмкин. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе мәгълүматларына ярашлы, каникул айларында балалар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары саны арта.
Укучыларга юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен ныклы белү мөһимлеген ныклап аңлату һәм аларны тайпылышсыз үтәү мәҗбүри булуы турындагы аң-хисне формалаштыру максатында көндезге ял лагерендә “Акыллы җәяүле” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар командаларга бүленеп, маршрут битләре ярдәмендә “Юл азбукасы”, “Ярдәмче зебра”, “Чакыруга ашыгам” станцияләре буенча сәяхәт кылдылар. Чара барышында алар уен формасында юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итүче сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, юлларда барлыкка килергә мөмкин булган төрле четерекле хәлләрдән чыгу юнәлешләрен эзләделәр, юл билгеләрен җыюда ярыштылар. Бу көн алар өчен файдалы да, кызыклы да үтте. Укучылар үткәрелгән чарада алган белемнәрен көндәлек тормышта да һәрчак уңышлы файдаланыр, күңелсез һәм хәвефле хәлләргә беркайчан да тарымас, дигән ышанычта калабыз.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Имәнлекул урта мәктәбенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.


Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас