

Ул безгә, өлкәннәргә, үсеп килүче буын вәкилләре, аларның мәнфәгатьләре турында онытмауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында искәртә. Балалар заманның чынбарлыгы алдында башкаларга караганда көчсезрәк. Һәм өлкәннәр аларның бәхетле, киләчәктә җәмгыятьтә үз лаеклы урынын табарлык уңышлы кешеләр һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүе өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Ә инде әти-әнисез калып, сабый гына килеш язмышның салкын җилләренә каршы торырга мәҗбүр булган балалар өлкәннәр яклавына һәм хәстәрлегенә аеруча мохтаҗ. “Чит балалар булмый”, – дигән әйтемне җәмгыятебездә еш ишетергә туры килә. Аларны балачак бәйрәмен билгеләгән чорда еш әйтелеп, артабан онытыла торган гадәти сүзтезмә түгел, ә тормышлары девизы итеп кабул иткән, йөрәк җылысы белән ихлас уртаклашкан кешеләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Инде берничә ел дәвамында хокук сакчылары бәйрәмнәрдә балаларны сөендереп, бүләкләр тапшыралар, күңел җылысын ихлас уртаклашалар. Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрылыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге, Чакмагыш районара суды, прокуратура хезмәткәрләре һәм район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы әгъзалары Чакмагыш районындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегендә булдылар һәм анда тәрбияләнүче балаларны бүләкләр тапшырып, сөендерделәр. Мин шушы изге эшкә актив ярдәм итеп, өлкәннәрнең күңел җылысына, хәстәрлегенә мохтаҗ булган сабыйларга куаныч бүләк итүгә, аларның тормышында катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтлемен. Изгелегегез, юмартлыгыгыз бик күп саваплар, шатлык-куанычлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек булып әйләнеп кайтсын, дип телим. Чөнки күңел яктылыгын, йөрәк җылысын кешеләр белән, бүлешү рухи хәзинәне һич киметми, киресенчә, аны арттырып, башкарган изге эштән канәгатьлек, шатлык кына бүләк итә. Шушы балаларның сөенечләре, рәхмәт хисләре тормышыгызны тагын да яктырак итсен, изге эшләр белән тулыландырсын, дип телим.