

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны курчалау үзәге андый балаларга тәрбия бирүдә һәм психологик мәсьәләләрдә ярдәм итә. Туймазы шәһәреннән килгән кунакларны һәм ата-аналарны хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде. Чакмагыш урта мәктәбенең тамашалар залында шундый юнәлештә чираттагы семинар үтте. Аның барышында курчалауга алынган бала белән аңлашу аны тәрбияле, итәгатьле итеп үстерүгә кагылышлы, бәхәсле хәлләр килеп туганда уңай хәл итү юллары турында фикер дә алыштылар. Бала белән ныклы ышаныч булдырыр өчен бик күп тырышлык салу таләп ителә. Ә бит дөнья булгач, ачуланмый, күңелсезлекләр килеп чыкса, кисәтми дә калдыру мөмкин түгел. Мондый хәлләрдә бала белән ничек итеп ышанычлы мөнәсәбәттә калырга? Болар турында махсус әңгәмәне психолог Анастасия Анатольевна Котельникова бик җылы алып барды. Балаларның көйсезләнүенең төп сәбәпләре белән танышу, гаиләдә ата-ана һәм бала арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру турында фәһемле сөйләшүнең файдалы булачагына шик юк. Мондый очрашулар нәтиҗәле була: ата-аналар үзләренең психологик халәте белән идарә итә, балалар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәттә булырга күп файдалы мәгълүматар алалар. “Мондый очрашуларны оештыруга, ата-аналар белән очрашырга безнең гаилә үзәге һәрвакыт әзер”, – диде психолог Әлфия Галимҗан кызы Миңнуллина. Курчауга бала алып тәрбияләүче Аида Хәмәдиярова да үз фикерен белдерде: “Туймазы филиалы белгечләре белән очрашуга килүемә канәгатьмен. Алар безгә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүдә, аларның ышанычын яулар өчен бик зур тырышлыклар салырга кирәк икәнлегенә һәм акыллы, гадел, сабыр, йомшак, тәмле телле булырга, аларның һәрберсенә дә яратуны, хәстәрлекне дә тигез өләшергә өйрәтә. Яратылып үскән баланың киләчәге дә матур, уңышлы һәм ышанычлы була. Ата-аналардан да бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Психолог безгә килеп туган төрле хәлләрдә тәрбияләүне дөрес оештыру буенча консультацияләр, бирде”, – диде ул.