ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
27 июнь 2022, 10:55

Легендар якташыбыз хөрмәтенә

“Бу дөньяда кеше нигә яши? Гасырлар буена буыннан-буынга бирелә торган бу сорауга кайчак җавап табу да авыр. Шагыйрь әйтмешли, һәркемгә дә яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер бирелмәгән. Шулай да дөньяда үз артыңнан матур исемеңне, изге эшләреңне, якты образыңны калдыру мөһим.  Моның өчен гомер буена Ватаныңа намус белән хезмәт итергә, тормышыңны үзең яраткан эшеңә багышларга кирәк”.

Легендар якташыбыз хөрмәтенәЛегендар якташыбыз хөрмәтенә
Легендар якташыбыз хөрмәтенә

 

Бу матур сүзләр – легендар якташыбыз, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Рамазанов, В.Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, Чакмагыш районының Почетлы гражданы Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйровныкы. Һәм ул шушы тормыш кредосына тугры калып яшәде дә – туган төбәгебезгә игелекле гамәлләр кылучы, гомерен үз халкы мәнфәгатьләренә багышлаган милләтпәрвәрләрнең берсе булып дан-шөһрәт казанды.

Быел Хәйдәр агага 83 яшь тулган булыр иде, ләкин ул бер ел элек, Тәңре тарафыннан бирелгән гомерен үтеп, үзе турында тик җылы хатирәләр генә калдырып, мәңгелеккә күчте.  

          Шушы көннәрдә районыбыз халкы Хәйдәр Фәйзрахман улын сагынып, хөрмәтләп искә алыр өчен “Игенче” гәзите редакциясенә җыелды. Биредә 27 ел дәвамында мөхәррирлек йөген тарткан мәшһүр якташыбызга мемориаль тактаташ ачылды. Арытаба хәтер һәм кадер кичәсе район мәдәният йортында дәвам итте.

Тирән белеме өчен Хәйдәр Фәйзрахман улын “аяклы энциклопедия” дип йөрттеләр, чөнки улы Айдар белән районыбыз тарихы, авыллары, шәхесләре турында 23 китап бастырып чыгарды. Һәм гомеренең соңгы елларында ул, бик күпләрнең киңәшен тыңлап, автобиографик мемуарларын язарга кереште. Кызганычка каршы, “Гөл чәчеп җиргә” дип аталган бу китапны үз куллары белән язып бетерсә дә, басмага биреп өлгерә алмады шул.

Хәер, бу изге эшкә хәләл җефете Фәһимә апа, балалары Эльза һәм Айдар алынды һәм аларның тырышлыгы белән Хәйдәр абыйның бу соңгы иҗат җимеше шушы көннәрдә дөнья күрде. Китапның тәкъдир итү кичәсенә Хәйдәр аганың якыннары, якташлары, дуслары, хезмәттәшләре бик күп җыелды.

Тактаташ ачуда һәм китап туенда чыгыш ясаган муниципаль  район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Русиянең атказанган табибы, якташыбыз Рәшит Газиз улы Бадыйков, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Дилбәр Данис кызы  Булатова Хәйдәр ага турындагы иң якты истәлекләрен барлады.

Хәйдәр Фәйзрахман улының гомер һәм хезмәт юлын янә күңел хәтере аша үткәрергә сәгатьләр түгел көннәр, гәзит битләре түгел, том-том китаплар да җитмәс. Шуңа күрә китапны тәкъдир итү кичәсендә аның гомеренең иң чагу мизгелләренә тукталып үтелде.

Журналистлык һәм мөхәррирлек еллары турында Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Фәнис Фидан улы Әмирханов белән Рәзифә Гали кызы Сәхапова сөйләсә, партия һәм мәгариф ветераны Дамира Әлтәф кызы Казыйханова, заманының ялкынлы комсомоллары Рамил Наил улы Хәбиров һәм Ранис Нурхәниф улы Баянов Хәйдәр Фәйзрахман улының ВЛКСМның беренче секретаре вазыйфасын башкарган дәверләр турында бәян итте. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова Хәйдәр агага багышлап иҗат ителгән шигырен яңгыратты.

Лаеклы ялга чыккачта, каләмен бер якка куеп, тынычлыкка хозурланып ятмады Хәйдәр Фәйзрахман улы, 23 китап бастырып чыгаруга иреште, шулар аша Чакмагышыбызны еракларга танытты, анда яшәгән уңган, батыр, талантлы якташларын биеклеккә күтәрде.  

Халыкта: “Кулың ак булса, йөзең ак булыр, эшең хак булса, гаиләң шат булыр”, – дигән сүз бар. Хәйдәр Фәзрахман улы бәхетле гаилә корып яшәде. Очрашуда, әлбәттә, 55 елга якын бергә гомер иткән тормыш иптәше Фәһимә Шаһгали кызы, кызы Эльза, улы Айдар, оныклары сөеклеләренә булган чиксез ярату, сагыну, юксыну хисләре белән уртаклашты.                           

Эльза ханым һәм Айдар әфәнде әтиләренең “Гөл чәчеп җиргә” автобиографик китабын бастыру тарихы белән таныштырды, бу олы эшне башкарып чыгуга матди ярдәм күрсәткән “Базы” җәмгыяте директоры Вадим Васильевич Соколовка һәм эшкуар Азат Ришат улы Абдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, бу китап шулай ук урыс телендә дә дөнья күргән. Тәрҗемә эшләрен якташыбыз, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина белән “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Флүн улы Гәрәев башкарган. Алар хөрмәтендә дә очрашуда иң якты теләкләр яңгырады.

Китапны тәкъдир итү кичәсе Хәйдәр аганың тормышында тирән эз калдырган һәм үзе дә баянда уйнарга яраткан җырлар белән үрелеп барды. Аларны сәхнә осталары Ривенер Гобәев, Эльвир Халиков, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, район мәдәният йортының вокаль төркеме башкарды. “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең дәртле биюе дә тамашачыларны битараф калдырмады.

          ...Кеше гомеркәйләре еллар белән түгел, изге гамәлләр белән үлчәнә. Әнә шундыйлар кеше, хәтта тотыш халык хәтерендә мәңгелеккә кала, матур хатирәләр булып уела. Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров та җирдә калган барлык эшләре, кешеләрне, башкарган эшен яратуы белән безнең күңелләрдә бөек шәхес булып сакланачак. Рухың якты, урының җәннәт түрләрендә булсын, халкыбызның асыл улы!

Автор:Луиза Ишморатова, район мәдәният йортының халык иҗаты буенча әйдәүче методисты.
Читайте нас