– Әлфия Радмир кызы, белүебезчә, 2023 елда Башкортстан аграр-технология көллиятенең Чакмагыштагы филиалы 60 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Сүзне аның тарихыннан башлыйк әле.
– Безнең көллият 1963 елда 9нчы авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы буларак оештырылган. Биредә үзебезнең музеебыз да бар, чөнки уку йортының тарихы бик бай һәм ул районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Шушы еллар эчендә биредә 17000гә якын яшь белгеч әзерләнде. Алар – техник-механиклар, тракторчылар, водительләр, эретеп ябыштыручылар, умартачылар, җиңел кием тегүчеләр, ветеринарлар, ташчылар, хисапчылар, пешекчеләр, автомеханиклар. Аеруча авыл җирендә һәркем хуҗалыгында кирәкле барлык төр эш-шөгыльне башкара белергә тиеш. Ә инде игенчелеккә, терлекчелеккә кагылышлы эш төрләрен белүне әйтеп тә торасы юк. Авылда эшче һөнәрләре иң хөрмәтле һәм мактаулыларның берсе булып тора. Икмәк үстерү өчен туган җиреңне ярату гына җитми, ә техниканы да яхшы белү мөһим. Без нәкъ менә шундый белгечләр әзерлибез дә инде. 2016 елдан безнең уку йорты Башкортстан аграр-технология көллияте филиалы итеп үзгәртелде.
- Һәр уку йортының үзенең талантлы шәхесләре, танылган кешеләре була. Шул хакта сөйләп үтегез әле.
- Укучыларыбызның һәркайсы безнең өчен кадерле һәм якын. Минемчә, ныклы белем бирү белән бергә, аларда югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар да тәрбияләнергә тиеш. Биредә хезмәт салган һәркайсыбыз эшебезгә бар күңелебезне биреп, лаеклы шәхесләр тәрбияләүдә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Шуңа күрә безнең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз да һөнәри биеклекләргә ирешә алуларына иманым камил. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, күп санлы шәхси эшкуарлар һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучы хөрмәтле райондашларыбызның тормыш юлы нәкъ менә безнең уку йортыннан башланган.
- Биредә нинди һөнәр ияләре әзерләнә?
- Төп юнәлеш – авыл хуҗалыгы. Көллияттә авыл хуҗалыгы җитештерү осталары, тракторчы-машинистлар, ВС категорияле водительләр, хисапчылар һәм пешекчеләр әзерләнә. 1 июльдән 9нчы сыйныфтан соң килгән укучылар өчен “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры” һөнәрләре буенча абитуриентлар кабул итә башладык. Шулай ук кызлар өчен “Усадьба хуҗабикәсе” һәм ун ай әзерлек нигезендә хисапчы, пешекче, 11 сыйныф базасында “Тракторчы-машинист” һөнәрләре буенча төркемнәр туплау тергезелде.
- Кичәге студентлар – хәзер инде дипломлы белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Быел безнең уку йортыннан 70 дипломлы белгеч чыгарылды. Аларның өчесе укуны тик “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Бүгенге көндә 9 егет дипломны килеп алу хокугын әти-әниләренә тапшырып, Ватанны сакларга – изге бурычын үтәргә юлланды.
Авыл хуҗалыгы механизаторы – ул авыл хуҗалыгы техникасының төрле төрләрендә эшли, аңа хезмәт күрсәтә һәм ремонтлый белә торган кеше. Чынлыкта исә ул авыл җирендә универсаль эшчеләрдән санала. Тәҗрибәле механизатор берьюлы берничә белгечлекне берләштерә ала: тракторчы, тракторчы-машинист, комбайнчы, водитель, механик, слесарь. Шуңа күрә безнең көллият дипломын һич арттырмыйча тотрыклы һәм уңышлы киләчәккә нигез, дип исәпләргә мөмкин.
Укучыларыбызга үзпрезентация, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча белешмәләр бирәбез. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм Яшьләр эшләре бүлеге белән берлектә хезмәт базары торышы турында мәгълүмат җиткереп торабыз.
- Торак мәсьәләсе ничек оештырылган? Чит районнардан яки башка авыллардан килеп укырга теләк белдерүчеләр өчен нинди шартлар тудырылган?
- Бирегә килеп укырга теләк белдерүчеләргә барысы да каралган. Читтән килеп укучылар тулай торак белән тәэмин ителә. Биредә алар өчен җылы, йорт мохите тудыруга бар тырышлыгыбызны салабыз.
- Белем алуны югары уку йортында дәвам итү мөмкинлеге дә бармы?
- Әлбәттә, теләге булган студенларыбыз өчен барлык тармаклы югары уку йортларына ишекләр ачык. Сайлаган һөнәрләре буенча артабан укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә телиләр икән – без аларга ярдәм итәчәкбез. Башкорт дәүләт аграр университеты белән дә тыгыз бәйләнештә торабыз, алар белән хезмәттәшлек итәбез.
- Укулардан тыш студентлар нәрсә белән мәшгуль? Буш вакытлары ничек үтә?
- Укучыларыбыз даими рәвештә төрле предмет олимпиадаларында катнаша, дәрестән тыш вакытларын да төрлеләндерергә тырышабыз. Һөнәри осталык конкурслары уздырыла, “Кирпеч салу”, “Йөк машинасы водителе” кебек төрле компетенцияләр буенча WorldSkills Russia хәрәкәтендә актив катнашабыз, тулай торакта бәйрәм даталарына багышланган кызыклы чаралар һәм ял кичәләре үткәрелә.
- Чыгарылыш укучыларына һәм булачак студентларга нинди теләк-киңәшләрегез бар?
- Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз. Киләчәк һөнәреңне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым. Шуңа күрә көрәшергә, эзләнергә, табарга һәм бирешмәскә чакырабыз. Бу тормышта дөрес һөнәр сайлап, үз урыныгызны табып, лаеклы тормыш кичерүегезне телим. Безнең көллиятебез ишекләре һәркем өчен ачык!