ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
4 июль 2022, 09:45

Хәзинә эзләү уенында катнаштылар

Җәй – балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, аларның күзаллауларын киңәйтү өчен менә дигән вакыт.

Хәзинә эзләү уенында катнаштыларХәзинә эзләү уенында катнаштылар
Хәзинә эзләү уенында катнаштылар

 Шушы көннәрдә Аблай авылы мәдәният хезмәткәрләре ачык һавада ял паркында “Көтелмәгән хәлләр һәм сюрпризлар  көне” дип исемләнгән кызыклы уен чарасы оештырдылар. Бу көнне балалар өчен “Хәзинәне тап” уены бик көтелмәгән булды, анда балалар бик теләп ярыштылар, язулар буенча “хәзинә” (клад) эзләделәр. Мәдәният йорты мөдире Л.С.Шәяхмәтова балаларны хәзинәгә кадәр барып җитү өчен маршрут кәгазе белән таныштырды. Уенда катнашучыларга “Күңелле мәсьәләләр җыю”, “Киндер-сюрприз” кебек каршылыкларны җиңәргә кирәк иде. Балаларга эзләнүче ролендә булу бик ошады. Алар биремнәрне бик теләп,  зур үҗәтлек һәм мавыгу белән үтәделәр. Зирәклек һәм акыл ярдәмендә хәзинә табылды, балаларның сөенеченә сандык төбендә аларны татлы сюрприз көтә иде.  Көн дәвамында һава торышының да бик матур һәм җәйгечә кояшлы булуы балаларга күтәренке кәеф өстәде.

 

Мәгълүмат һәм фотосурәтләр чыганагы: Аблай мәдәният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас