

Күптән түгел Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” этномузее биләмәсендә үткән “Җырлыйк әле” фестиваль-конкурсы – әнә шундый тәэссирле, күркәм чараларның берсе. Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый берләшмәсе ярдәме белән оештырылган үзешчән фольклор ансамбльләренең иҗади бәйгесе хәзер инде күркәм традициягә әверелеп, бишенче тапкыр үкәрелә. Быел анда Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән 16 коллектив җыр-моңга осталыгын дәлилләп, иҗатташлары алдында сынау тотты. Фестивальдә районыбызның Митрә-Әюп авылының “Яшь йөрәкләр” ансамбле дә катнашты һәм Дипломга, бүләкләргә лаек булды.
(Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитенең алдагы саннарының берсендә укырга була).