ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
5 июль 2022, 07:05

Хезмәт аша табылган бәхет.

һәр кеше  туган авылы өчен җан атып яшидер ул.  Авылның төп байлыгы –аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре  , алар хуҗалыкның  кайсы гына тармагында эшләсәләр дә хезмәтләренең   авыр, тынгысыз икәнен  барыбыз да беләбез диярлек.

Хезмәт аша табылган бәхет.Хезмәт аша табылган бәхет.
Хезмәт аша табылган бәхет.

   Безнең  Киндеркүл авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары киез, итек басучылары, тегүчеләре, уңган савучылары, игенчеләре белән дан тоткан. Авылдашларым  түземле, сабыр булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Мин авылдашларым турында мөмкин кадәр ешрак язарга тырышам , бигрәк тә хезмәт ветераннарын, авыл хуҗалыгында хезмәт салучы авылдашларымны аерып күрсәтәсем килә.

          Кечкенәдән үк савучы хезмәтенең авыр икәнен күреп үскәнгәдер, сөтчелек фермасында хезмәт салган авылдашларыма  карата  ихтирамым  зур минем.  Әнием белән бергә эшләгән апаларны  аеруча да үз итеп, хөрмәт итеп үстем. Лүзә Хәйбрахманова, Гөлфизә Байбакова, Флидә Сәхибгәреева, Рида Габдуллина, Сәмига Нургалиева , Венера Зиннәтуллина, Фәрбизә Габбасова бүгенге көндә инде ак яулыклы, ак күңелле хезмәт ветераннары . Нинди генә кыенлыклар күрсәләр дә алар, тормышны яратып  яши беләләр, шуңадыр йөзләре дә    һәрчак  балкып тора. Гомерләре гадел хезмәт белән үткәнгә җаннары тыныч, халык алдында, үз намуслары алдында йөзләре ак аларның. Чираттагы  язмам  14 яшеннән фермада хезмәт юлын башлап , 45 ел ал- ял белмичә эшләп зур уңышларга лаек булган, “ Хезмәт Кызыл Байрагы “ ордены белән бүләкләнгән уңган апаларымның берсе Сәмига Нургалетдин кызы Нургалиева турында.                                   

Сәмига апа –   тормышның ачысын да, төчесен дә үз иңнәрендә татыган кеше. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында ,1942 елның 17июнендә Үрнәк авылында доньяга килгән. Барлык чордашлары кебек, аның да үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлы-туклы балачак, ялангачлык  – барысы да аның  башыннан кичә. Сугыш беткәннән соң да әле тормыш бик җиңел булмый, мәктәптә укыган балаларны да колхозларда эшкә дәшәләр.  Башка балалар кебек үк, ул да өлкәннәргә ияреп эшкә йөри, булыша. 1956 елда  14 яшьлек, буыны да ныгып бетмәгән кыз колхозда хезмәт юлын башлый,  сарыкчылык  фермасына эшкә урнаша. Соңрак уңган кыз икәнен күреп калып үзенә аерым сыерлар беркетеп бирәләр. 30ар кадаклы чиләкләр белән ферманың бер башыннан икенче башына сыерларына азык ташып ашатып, көнгә ике тапкыр 20шәр сыерны кулдан сауган чакларын әле булса да сагынып искә ала ул. Алай гына да түгел, ул елларда үсмерләргә бөтен авырлыклар зурлар белән тигез төшә. Ә инде малларга азык әзерләү үзе бер мәшәкатле эш: печәнне кул чалгысы белән чабалар, алып кайтып өяләр. Ул елларда “Авангард” сөт савып алу буенча алдынгылар сафында барган колхозларның берсе була.1968 нче елда колхозда эшләгән Киндеркүл  егете Рәшиткә тормышка чыга Сәмига апа.   Алар Рәшит абый белән үз йортларын җиткереп, бик матур гомер кичерделәр , бергә фермада эшләделәр, балаларын да үзләре кебек үк  кешелек­ле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерделәр.                                                                                                      
      Эшләгән, көчле вакытларын бүген дә сагынып искә төшерә Сәмига  апа. 45 ел гомерен авыр хезмәткә багышласа да, үкенми. Хезмәттәшләрен, шул чордагы җитәкчеләрне җылы сүзләр белән телгә ала.                                                         – Яхшы эшләдек, хезмәтемне   яраттым, район җитәкчеләре алдынгылар слетларында күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән котлады, мактауга лаек савучы булдым. Район күләмендә призлы урыннарга чыгып, җитәкчеләрнең рәхмәтләрен дә күп ишеттем, – дип эшләгән хезмәт елларын берчә  сагынып, берчә горурланып  искә төшерде ул.                                                                                                                  Әйе, тырышып намус белән эшләсәң генә зур уңышларга ирешеп буладыр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә  Сәмига апаның күкрәген  “Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены бизи.                                                                                 – Аллага шөкер,  яшәү бик рәхәт хәзер, дөньлар гына тыныч булсын . Һәр ана минем кебек үз баласынан кадер-хөрмәт күреп яшәсен иде. Балаларымны Туган илгә  кирәкле кешеләр  итеп үстерүемә үземне бик бәхетле саныйм. Улымның Әфганстанда хезмәт итеп кайтуы –  үзе олы  горурлык.  Исән-сау әйләнеп кайтканы  өчен һәр көн саен Аллакаема олы рәхмәтләр әйтеп догалар кылам  Балаларым, оныкларымның намуслы хезмәт белән яшәүләре  җан тынычлыгы бирә.Инде башкача сугышлар булмасын,  кызым, –  диде  Сәмига апа сүзен йомгаклап.                                                       
   Әйе,  ул бүген бәхетле.  Тырыш хезмәте белән бәхетле.  Йокысыз төннәре, күз яшьләре белән ике ел буе Әфганстаннан көтеп алган улы Радик, килене Гүзәл  янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерүе  белән бәхетле! Үз туган җирендә кирәкле булып яшәве белән бәхетле.  Үзе корган нигездә тыныч кына картлыгын каршылавы, балалары, оныкларының кадерле әниләре, әбиләре булып яшәвенә дә бәхетле. Әйе, бәхетле яшәр өчен  адәм баласына бик күп тә кирәкмидер ул. Шуңадыр да дөньяга  тынычлык теләп, матур, мул тормышына, булганына канәгать  яшәп,  әкрен генә үз аякларыңда йөри алуны олы  бәхеткә саный Сәмига апа. Чөнки ул –  тормыш сынауларын лаеклы узган, язмышы язган кырыс җилләргә йөзен каршы куеп, адашмыйча озын юл үткән көчле рухлы хезмәт ветераны.

Автор:Раушания Гәрәева
Читайте нас