Чираттагы отышта бүләкләр түбәндәгечә бүленде. Район үзәгенең Г.Латыйпов урамы, 119нчы йорт адресы буенча яшәүче гәзит укучыбыз З.Гыйльванов – одеяло, Чакмагышның Завод урамындагы 21нче йорт хуҗабикәсе Г.Әгъзамова – салат савыты, Солнечная урамындагы 6нчы йорт адресы хуҗасы А.Сәлимов – салат савытлары җыелмасы, Совет урамындагы 108нче йортта яшәүче Г.Вәлиуллина – кәнфит савытлары җыелмасы, Трактор урамының 156 йортында гомер итүче К.Ахунова – кәнфит савыты, Нариман авылының Яшьләр урамындагы 20нче йорт, 2нче фатир хуҗабикәсе Р.Бикмурзина мунча тастымалы кебек бүләкләр иясе булды.
Бу гәзит укучыларыбызның бүләкләрен озын-озакка сузмый килеп алуларын һәм килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез.
Янә шуны да искәртеп үтәбез: редакциябездә алдагы отышлар бүләкләрен дә килеп алмаган гәзит укучыларыбыз байтак әле. Гәзиттә чыккан язмада, сайтта урнаштырылган постларда үз фамилияләре-адресларын күреп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында аларны әлегә алып китмәгән гәзит укучыларыбыздан призларны килеп алуларын сорыйбыз.