ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
6 июль 2022, 11:10

Районда күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла

Районыбыз авылларының елдан-ел матурлана, төзекләнә баруы турында гәзит укучыларыбызны даими таныштырып торабыз. Һәр ел нинди дә булса    максатлы дәүләт программалары  ярдәмендә төзү-төзекләндерү эшләре үтәлә, торак йортлар, социаль-көнкүреш тәгаенләшендәге хуҗалык объектлары сафка баса. Җәй – мондый эшләрнең иң кызган чоры. Районда  яңа объектлар төзелеше дәвам итә, булганнары төзекләндерелә, яңартыла.

Районда күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарылаРайонда күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла
Районда күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла

 

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев  төзелеш һәм төзекләндерү эшләре барган объектларда шәхсән үзе булып, эшләр барышын даими контролендә тота. Кичә ул чираттагы тапкыр район үзәгендәге шундый объектларда булып, башкарылган эшләр белән танышты, төзүчеләр белән очрашып, фикер алышты. Иң тәүдә Реканс Фәнил улы 1нче микрорайонда булды. Бүген биредә киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарыла: тротуарлар салынып, асфальтланыла,  яңа балалар мәйданчыклары урнаштырыла, искесе яңартыла,  хәвефсезлек тәэмин итү максатында резина өслек түшәлә, канализация линияләре  алыштырылып, сафка кертелә.

Артабан район башлыгы район үзәгенең көньяк-көнбатыш өлешендә – Яңа Балтач авылы юнәлешендәге мәйданда  төзелеш барган ике катлы башлангыч мәктәп бинасында булып, күчмә киңәшмә үткәрде. Рамил Зарипов җитәкләгән участокта төзелеш эшләре тулы куәтенә бара: бинада эшчеләр тарафыннан эчке бизәкләү эшләре башкарыла, идәнгә плитка җәелә, территорияне төзекләндерү  дәвам итә.  Бизәү эшләре беткәч, җиһазлар урнаштырылачак, аларга  заказ бирелгән. Реканс Фәнил улы мәктәп бинасы эчен карап чыкты, төпле киңәшләр җиткерде, төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр һәм эшчеләр белән күзгә-күз карашып  фикер алыштылар, килеп туган сорауларга җаваплар бирелде. Биредә барлык мөмкинлекләр дә булыр, дип көтелә.  Гомумән, районда  башкарылучы, планлаштырылган эшләр халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү максатында эшләнә.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас