Әлге көн уңаеннан районыбызның Гаилә хезмәте хезмәткәрләре “Бәхет – мәхәббәт һәм тугрылык булган җирдә” дип исемләнгән матур чара оештырдылар. Гаилә хезмәте җитәкчесе Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова “Ел гаиләсе – 2022” Бөтенрусия конкурсының республика этабында катнашучы гаиләләрне – “Алтын гаилә” номинациясендә Яңа Балтач авылыннан Альберт һәм Рима Явишевларны, “Авыл гаиләсе” номинациясендә Имәнлекул авылыннан Альфрит һәм Гөлнара Дәүләтшиннарны Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Дипломнары белән бүләкләде.
Бәйрәм барышында әлеге һәм башка чакырылган гаиләләр төрле уен-конкурсларда катнашты, гаиләләре белән таныштырды. Уен программасы нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә грамоталар һәм чәчәкләр тапшырды. Бу матур чарада катнашып, районыбызның күркәм гаиләләре бер-берсенә тагын да ныграк мәхәббәтләрен бүләк иттеләр һәм үзләре аннан да зуррак ярату һәм хөрмәт хисләренә төренделәр.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.