ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2022, 11:38

Гаилә — иң төп кыйммәтләрнең берсе

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә — иң төп  кыйммәтләрнең берсе
Гаилә — иң төп кыйммәтләрнең берсе

Билгеле булуынча, 8 июльдә илебездә якты, күркәм һәм аеруда дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе – һәр кеше өчен дә иң кадерле, газиз төшенчә булган гаилә кыйммәтләрен данлаучы бәйрәм билгеләнә. Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне илебездә 2008 елда булдырыла һәм православ изгеләр Петр белән Февронияне искә алу көнендә үткәрелә. Бу дата гражданлык җәмгыятенең төп институты буларак гаиләнең социаль статусын ныгыту, законлы никахка һәм балалар үстерүгә уңай караш тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру җәһәтеннән аеруча әһәмиятле. Башкортстанда 2019 елдан башланган күркәм традиция буенча бу Рәзилә Арсланова. якты бәйрәм бай тарихлы борынгы сәүдәгәрләр шәһәре булган Бөре каласында киң күләмле итеп оештырып үткәрелә. Быел да шушы күркәм гадәттән искәрмә булмыйча, 8 июль көнендә Бөре шәһәре зур бәйрәм үзәгенә әверелер дип көтелә.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: