ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2022, 11:45

КОТЛЫЙБЫЗ!

Районыбызның иҗатди коллективлары әледән-әле үзләренең осталыкларын күрсәтеп, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый һәм мәртәбәле урыннар яулый.

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

 

18-19 июнь көннәрендә Гөлнара Шәймиева җитәкчелегендәге “Березка” халык урыс вокал ансамбле Октябрьский шәһәрендә узган регионара “Распахнись, душа казачья” казак мәдәнияты конкурс-фестивалендә катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча алар 3нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды һәм “Җирле җыр традицияләрен саклап калу өчен” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

30 июнь көнне Уфа шәһәре республикабыз һәм күрше өлкәләрдән чуваш коллективларын һәм ялгыз башкаручыларны җыйды. Биредә регионара “Салам-2022” чуваш җыр һәм бию фестивале оештырылды. Юмаш күпфункцияле клубының “Сеспел” халык чуваш фольклор ансамбленең чыгышын жюри һәм тамашачылар бик яратып кабул итте. Вера Фомина җитәкчелегендәге әлеге иҗатди коллектив “Чуваш эстрада җырын күмәк башкару” номинациясендә беренче урынны яулады.

Урал Гатауллин җитәкчелегендәге “Ядкарь” халык ир-егетләр вокал ансамбле дә үзенең уңышлары белән һәрдаим сөендереп тора. 2 июль көнне алар Мордовия Республикасына барып, Бөтен Русия авыл сабан туе кысаларында үткәрелгән регионара “Авылым тавышлары” татар җыры конкурс-фестивалендә катнашып, Гран-при яулады. Коллектив кубок һәм диплом белән бүләкләнде,  һәр җырчыга медальләр дә тапшырылды.

Сәләтле якташларыбызны чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын!

Автор:
Читайте нас: