ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2022, 11:20

Мәхәббәт һәм тугрылык өлгесе

Бүген илебездә тәүге тапкыр рәсми рәвештә ин якты, җылы бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.

Мәхәббәт һәм тугрылык өлгесе
Мәхәббәт һәм тугрылык өлгесе



Гаилә – тормышта кешеләргә бирелгән иң кыйммәтле, иң кадерле хәзинә. Бернинди дә баш әйләндергеч югары карьера да, алтын таулар да гомер бүләк иткән иң кадерле кешеләрнең хәстәрен, җан сөйгәнеңнең рухи көч беткән, авыр чакта таяныч итеп куйган җилкәсен, җылы кочагын һәм баланың шат елмаюын алмаштыра алмый. Без бу көнне үз гаиләләрегезне саклавыгызны, иң газиз кешеләрегез белән бергә үткәргән һәр минутның кадерен белүегезне, гаилә иминлеген барысыннан да өстен күрүегезне, кадерле кешеләрегезнең барлыгы, сезнең яныгызда булуыннан һәрчак иң бәхетле тойгылар гына кичерүегезне телибез. Барлык гаиләләр дә имин, бәхетле, шат булсын иде!
Шушы якты бәйрәм уңаеннан “Бердәм Русия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты чикләрендә Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков якташларыбыз, күпләргә үрнәк булырлык күркәм гаилә – Хунафиннарны тәбрикләде. Районыбызның Яңа Каръяуды авылында туып үскән Русия һәм Башкортстан Республикасының атказанган табибы, РФ Табигый фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, СССРның Сәламәтлек саклау отличнигы, районыбызның шәрәфле гражданины, “Алтын скальпель” билгесе иясе Сәүбән Нурлыгаян улы һәм аның гомер юлдашы, шулай ук бик күп югары исемнәргә, дәрәҗәләргә лаек булган тәҗрибле табибә, галимә һәм педагог Динә Хәлим кызының күркәм гаилә коруларына күптән түгел 60 ел тулды. Алар студент чакларында танышып кавыша һәм шул чордан башлап гомер юлыннан бергә атлый. Гаиләдә үрнәкле тәрбия алып ике уллары үсә, хәзер инде алар биш онык һәм бер турунның яраткан картәти-картәнисе.
“Башкортстанда гаилә кыйммәтләре – төп традицияләрнең берсе. Хунафиннар – барлык буыннар өчен өлге алырлык гаилә пары. Алар бәрәкәтле йортның җылы учагын сүрелдерми, якты итеп саклап яши, аларның тормышы мәхәббәт һәм тугрылыкны, бер-береңә ихтирамны бик күп еллар дәвамында да саклап булуны дәлилли”, – дип билгеләде Аскар Абдразаков һәм иң ихлас котлауларын җиткереп бу өлгеле гаилә әгъзаларын опера һәм балет театрына чакырды.
Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Фото һәм мәгълүмәт чыганагы: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Единая Россия Башкортостан” сәхифәсе. 

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: