ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2022, 11:05

Җәйге ялны күңелле һәм файдалы үткәрәләр

Җәйге каникуллар – ял һәм сәяхәт вакыты. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырса, кечерәк сыйныфлардагы балалар җәйге лагерьларда ял итә. Әлеге өч ай вакытны балалар үзләренең мавыгуларына, спортка һәм иҗатка багышлый ала. Аларның укудан тыш вакытларын файдалы итеп уздыруны тәэмин итү – иң зур бурычларның берсе.

Җәйге ялны күңелле һәм файдалы үткәрәләр
Җәйге ялны күңелле һәм файдалы үткәрәләр

 

Чакмагыш гимназиясендә дә укучы балаларның җәйге ялын оештыруга олы игътибар бирелә. Ел саен биредә “Балалачак иле”  җәйге мәктәп яны лагере ишекләрен ача. Быел да  ул 4 июльдән уңышлы гына үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә  200 укучы сәламәтлекләрен ныгытып, җәйге ялны  файдалы һәм күңелле итеп үткәрә.

Җәйге мәктәп яны лагереның төп бурычы – балалар һәм үсмерләрне физик һәм рухи яктан чыныктыру. Лагерьда эш алдан төзелгән программа һәм план нигезендә сәламәтләндерү лагере шартларында укучыларны сәламәтләндерү, ял итү һәм тәрбияләү юнәлешләрен берләштереп, төрле пландагы эшчәнлекне үз эченә алып барыла.  Бирегә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән балаларны  җәлеп итү  аеруча мөһим.

Мәктәп яны лагеренә йөрүче балаларның һәр иртәсе зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң, һава торышына карап, балалар төрле уеннар, мавыктыргыч чараларда катнашалар. “Әфлисуннар”, “Дустанә гаилә”, “Дельфиннар”, “Шәп балалар”, “Энергия”,  “Экстрим”, “Экстрималлар”, “Кояшкай” исемле 8 отряд һәр көн  кызыклы чаралар, конкурслар һәм викториналарга җәлеп ителә.  Һәр иртә  аерым бер юнәлешкә багышлана. Лагерьда көн саен гадәти булмаган һәм кызыклы: көлке, убырлы карчыклар, гаилә, әкият, маҗаралар, яшь экологлар һәм башка төрле көннәр үтә. Биредә  алар өчен “Күңелле инглиз теле”, “Музыкаль салават күпере”, “Спорт”, “Уйлан-эзлән”, “Оста куллар”, “Аквагрим”, “Яшел патруль” түгәрәкләре дә уздырыла. Кызлар һәм малайларны шулай ук 5D мультфильмын карау, туган якны өйрәнү музеена, китапханәгә экскурсияләр  һәм башка бик күп истә калырлык чаралар көтә. Һәр көн гомумлагерь чарасы белән тәмамлана, анда һәркем үзенең җитезлеген һәм үз сәләтләрен күрсәтә ала. 28 июльдән исә  биредә 2нче смена үз эшчәнлеген башлый. Анда 150 бала йөриячәк.

Шулай ук мәктәптә “Яшел патруль” хезмәт һәм ял лагере дә эшли башлады. Ул барлыгы 215 бала катнашлыгында 3 сменада үтәчәк.  Җәйге хезмәт ялы   һәм тәрбиячеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә яшүсмерләр вакытларын файдалы үткәреп, яңа социаль белем һәм күнекмәләр,  уңай тормыш тәҗрибәсе ала.

Һәркем биредә үзе өчен күңелгә ятышлы эш белән мәшгуль. Бу  кече яшьтән үк балаларда хезмәт сөючәнлекне тәрбияләүнең төп принцибы булып тора. Хезмәт лагеренда балалар арасында хезмәттәшлек, дуслык һәм тигез хокуклы партнерлык атмосферасы булдырылган. Оешкан эш барышында балалар бик күп тәэссоратлар, көч һәм энергия ала. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр үстерә торган мәктәп яны участогында эшләүдән тыш  төрле спорт  һәм танып-белү чараларында да актив катнаша.

 Әйе, балалар өчен җәй – күңелле ял вакыты. Ә менә мәктәп яны лагерьлары балаларга ялларын файдалы, күңелле итеп үткәрү урыны, шулай ук бу аларның ата-аналары өчен дә бик уңайлы. Ата-аналарның көн буе балалары өчен күңелләре тыныч, чөнки алар балаларының укытучылар күзәтүе астында булуын, тамаклары тук булуын, көннәрен файдалы, күңелле үткәрүләрен яхшы белә. Лагерь педагоглары да үз хезмәтләреннән бик канәгать, чөнки монда һәр җирдә балаларның шат көлүләре ишетелеп тора. Тәрбиячеләр өчен балаларның шат йөзләрен күрү, рәхмәтләрен ишетү зур куаныч ул.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: