ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль 2022, 11:50

Аллаһ безне көн дә сыный

Әгүзү билләһи минәш шәйтанирраҗииим. Бисмилләһиррахманиррахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин, үәссаләтү үәссәләмү гәлә расулинәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. 

Аллаһ безне көн дә сыный
Аллаһ безне көн дә сыный

Мөхтәрәм кардәшләрем!

Әлхәмдүлилләһи раббил гәәлә мииин, Аллаһ Тәгалә хозурында иң мөбәрәк бәйрәмнәребезнең берсе – Гайдел Корбан бәйрәме җитә. Ул зөлхиҗҗә аеның унынчы көне, ә миләди ел буенча 9 июльдер. Бу илаһи изге бәйрәмнең килүен Аллаһ Хак Тәгаләнең берлегенә, Пәй гамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)нең Җәнабел Хак колы икәненә, аның Коръән Кәрим өйрәткәнчә, Ислам динен вә шәригать хөкемнәрен мәгъриб мәшрикъләрдә яшәүче адәм балаларына өйрәтүче Аллаһның Пәйгамбәре булуына ышанып, иман китергән барлык мөэмин вә мөселман кардәшләребез зур әзерлек белән шатланып каршы алалар. Хөрмәтле мөселманнар! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәме без – Корбан гаете барчаларыбыз га мөбәрәк һәм хәерле булсын! Ал лаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек саулык, күңелләребезгә тәүфыйкъ һи даять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез чиксез рәхмәтенә барча бызгада ирешергә насыйп булсын! Изге Коръәндә (“Мөлек” сүрәсе, 2 нче аять): “Әлләзии халәкаль мәүтә үәл хәйәәтә лийәбелүүәкүм әййүкүм әхсәнү гәмәлә”, ягъни: “Ул, Аллаһ, үлемне һәм тереклекне халикъ кылды, йөкләмәләр йөкләп, сезне сына мак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен”, – диде”, – дип язылган.Әйе, һәркайсыбыз бу дөньяда кунак кына, сыналыр өчен килгәнбез. Аллаһ Раббыбыз һәркемне сыный, берәү дә имтиханнан азат түгел. Төрле кеше төрлечә сынала: берәүләр байлык белән, берәүләр юклык белән, берәүләр хәсрәт белән, берәүләр шатлык белән. Бу авырлыкар килсә – сабыр итәргә, шатлык сөенечләрдә шөкрана кыла белергә тиеш булабыз. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәм мәд Мостафа (с.г.в.): “Нинди күркәм иман китергән кешенең хәле, ул сөенеч килсә, шөкрана кыла һәм савап ала, кайгы килсә сабыр итә белә һәм тагын савап ала”, – диде үзенең бер хәдисендә. Аллаһу Тәгалә үзенә якын бәндәләрен күбрәк сыный, чөнки: “Бәндәм миңа якын булган саен Мин аны ныграк сынармын, сынавымны уңышлы үткән саен ул Миңа тагын да якынрак булыр”, – диде. Аллаһу Раббыбыз Ибраһим га ләйһиссәләмне дә төрле юллар белән сынады. Иң элек патшаны иман китерергә өндәргә кушты, курыкмасмы, диде. Бүген без авыр сүз әйтмәгәе дип куркып, күршеләребезне, туганнарыбызны да хак юлга өндәргә куркабыз, кайда анда җитәкчеләрне өндәү. Бу эше өчен патша Ибраһим(с.г.в)ны утка атарга боерды, әмма Ибраһим(с.г.в) фикереннән кире кайтмады: “Бу эшне миңа Раббым йөкләде, кирәк тапса, уттан да үзе коткарыр”, – диде һәм Аллаһка тәвәккәл кылды. Аллаһу Раббыбыз Ибраһим галәйһиссәләмне баласыз сыный. Һәҗәренең (р.г.) баласы туар вакыты җиткәч, тагын сыный: “Яңа туган балаң белән ха тыныңны чүлнең кеше яшәми торган җиренә илтеп куй”, – ди. Аллаһу Тәгалә өстебезгә Үзенең гыйбадәтләрен йөкләп, безне дә сыный. Намаз уку, ураза тоту безнең өчен җиңел генә гамәл югыйсә. Әм ма кайберәүләребезгә ул үтәп бул маслык авыр булып тоела. Яңа туган беренче балаң белән хатыныңны чүл уртасына илтеп кую, үзеңне утка атканга риза булу белән чагыштыр ганда, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен намаз уку, ураза тоту бик җиңел. Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһу Тәгалә кушкан җиргә хатыны белән баласын илтеп куя. Һәҗәр (р.г.): “Син моны кем кушуы буенча эшләдең?” – дип сорый, Ибраһим (с.г.в.): “Ал лаһу Тәгалә кушуы буенча”, – дип җавап бирә. Шул вакытта Һәҗәр (р.г.) дога кыла: “Мин, әлбәттә, Ал лаһка тәвәккәл кылдым һәм Аның кушканнарына риза булдым. Әлбәт тә, Аллаһ мине ташламас”, – ди. Аларны Ибраһим галәйһиссәләм шунда калдырып китә һәм дога кы ла: “Йәә, Раббым, – ди, – мин Синең кушуың буенча үземнең кавемемнең бер өлешен кыяк үлән дә үсми торган җирдә калдырам. Син, йәә раббым, кешеләрне аларга миһербанлы ит һәм аларның гомеренә җитәрлек ризык насыйп ит”, – ди. Һәм Һәҗәр (р.г.) су беткч, Сафа һәм Мәрвә таулары арасын җиде тапкыр йөреп чыга. Аптырагач, гаҗизлектән иза чигеп, улы янына кабат килә. Ни күрсен: Исмәгыйль галәйһиссәләмнең аяк үкчәсе яныннан чишмә тибеп чыккан! Бу – алар Аллаһка риза булган өчен, Аның бүләге була. Һәм шул су янына бер кәраван килеп туктый. Ул кәравандагы кешеләрнең баоларга мәхәббәтләре шул кадәр көчле була ки, сезнең суыгызны эчәргә мөмкинме, сезнең яныгызга килеп урнашсак, рөхсәт бирәсезме?” – дип сорыйлар. Бүгенге Мәккә шәһәре шулай барлыкка килә. Бу кыяк та үсми торган җирдә бүгенгә кадәр тереклек бара. Бүгенге көнгә кадәр аларның ризыклары бетми. Һәм алар шундый җирдә матур итеп тормыш корып, биш вакыт намаз укып, Аллаһны зурлап яшиләр. Кешеләр шунда Хаҗ кылырга йөриләр. Хак Тәгалә ни өчен Җир шарының менә шушы иң эссе, сусыз, бер нәрсә дә үсми торган җирен Хаҗ кылырга тәгаенләп куйган соң? Монда баргач, кешеләр күрә: патшасы да, ярлысы да, бае да – бөтенесе 4 метр тукымага гына уранып, яланбаш, яланаяк йөриләр. Бөтенесе, Кыямәт көнне кубарылганнарын күз алды на китереп, шушы эсселектә Аллаһ ризалыгы өчен гыйбадәт кылалар. Ибраһим галәйһиссәләм үзенә тигән зур сынауны уңышлы үтә. Хәтта менә шушы гарәп нәселенә башлангыч биреп, Мәккә шәһәренә нигез салынды. Исмәгыйль галәйһис сәләм үсеп буйга җитә башлагач, Аллаһу Тәгалә Ибраһим галәйһис сәләмне тагын сыный: “Улыңны, Минем ризалыгым өчен, корбан чал!” – ди. Аллаһу Тәгалә, Ибраһим галәйһиссәләм ни эшләр икән, әмер не үти алырмы икән, дип сыный. Ибраһим (с.г..) улын ияртеп, бау алып, Аллаһының шушы кушуын да үтәргә риза булып, юлга чыга. Иблис килеп, улын котырта: “Сине атаң корбанга чалырга алып бара бит, син шуны беләсеңме?” – ди. Малай: “Аллаһу Тәгалә шулай кушты”, – ди. Исмәгыйль галәйһиссәләм әйтә: “Аллаһ кушса, мең җаным булса, меңен дә бирергә риза”, – ди. Таш атып, Иблисне куып җибәрә (Хаҗ кылырга килүчеләр дә өч урынга таш атып үтәләр). Шуннан соң Иблис: “Хатын кызны аздыруы җиңелрәк”, – дип Һәҗәр анабызга әйтә: “Ибраһим синең улыңны корбан чалырга алып китте бит”, – ди. Һәҗәр анабыз: “Нин ди ата үзенең баласын корбанга чалырга алып китсен?” – дип сорый. Иблис әйтә: “Аллаһ шулай кушты”, – ди. Һәҗәр анабыз: “Аллаһка шулай кирәк икән, мең улым булса, меңен дә корбанга чалсалар да риза, Ал лаһ ризалыгы өчен булса”, – дип җавап бирә. Ә без Аллаһ ризалыгы өчен биш тапкыр намаз укырга да иренәбез. Исмәгыйль (с.г.в.) тау кырыена атасы белән килеп җиткәч, Ибраһим (с.г.в.) елый башлый. “Ник елыйсың?” – сорый улы. “Мин бит сине корбанга чалырга алып килдем, Аллаһу Тәгалә кушуы буенча”, – ди Ибраһим га ләйһиссәләм. “Аллаһ кушканны үтәргә кирәк, әти, елама. Еласаң, шәфкатең кузгалып, кулың калтырар, мине корбан итә алмассың, Аллаһу Тәгалә каршында бурычыңны үти алмассың”, – ди. Шул вакытта күк капусы ачыла, фәрештәләр чыга. Алар әйтәләр: “Карале, Раббым, Синең ризалыгың өчен бер пәйгамбәр икенче пәй гамбәрне корбанга чала”, – диләр. Исмәгыйль (с.г.в.) шул тамашаны күргәч: “Әтием, кул аягымны бәйләмә. Аллаһу Тәгалә: “Ул карышты, шуңа бәйләп корбан иттеләр”, – дип әйтмәсен”, – ди. Һәм шушы вакытта Ибраһим (с.г.в.) Аллаһның кушканын үтәргә керешә, әмма пычагы үтми, кисми. Ачуланып, пычакны ташка ата, таш киселә һәм пычак телгә ки леп: “Ут сине ник яндырмады?” – дип сорый. “Аллаһу Тәгалә кушмаганга”, – ди Ибраһим галәйһиссәләм. “Син миңа ничек ачуланасың, – ди пычак, – Аллаһу Тәгалә утка: яндырма, дип бер мәртәбә әйтте, ә миңа: кисмә дип 70 мәртәбә әйтте, – ди. – Мин ничек итеп кисә алам?” – ди. Һәм шул вакыттта Җәбраил фәрештә җәннәттән тәкә китерә: “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!” – дип кычкыра. Ибраһим галәйһиссәләм, улы урынына тәкә чаласын аңлагач, сөе неченнән: “Ләә иләәһә илләллаһу үәллаһу әкбәр”, – дип әйтә һәм Исмәгыйль галәйһиссәләм, Аллаһның үзен исән калдырганын белгәч: “Ал лаһу әкбәр! Үә лилләәһи хәмде”, – ди. Шушы өч зат: Җәбраил фәрештә, Ибраһим галәйһиссәләм, Исмәгыйль галәйһиссәләм сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкъбир булып тора. Безнең өчен тәшрикъ көннәре дә вәҗиб бу ла. Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып, гаеттән соң өч көн, дүр тенче көнне икенде намазына кадәр һәм фарыз намаздан соң без бер мәртәбә тәкъбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Һәр Корбан гаетенә җыйналганда без сөенеп, адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип, сөенечтән тәкъбир әйтеп чыгабыз. Кычкырып, сөенече без эчебезгә сыймыйча. Чөнки шул вакытта Аллаһу Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмнән Исмәгыйль га ләйһиссәләмне корбан итеп алган булса, безгә олы улларыбызны корбанга китерү вәҗиб булып калган булыр иде. Аллаһу Раббыбыз Үзенең сөекле пәйгамбәренең газиз баласы аркылы кешеләрне корбанга чалуның никадәр авыр эш икәнен күрсәтте һәм бу эшнең ярамаганлыгын аңлатты. Ибраһим (с.г.в.) заманнын безгә корбан чалу вәҗиб булып калды. Байлыгы көмеш нисабына (көмеш нисабы 140 мыскал, ягъни 595 грамм, бүгенге акчага 8 мең сум тирәсе) җиткән кеше корбан чалырга тиеш. Чалса – саваплы була, чалмаса – зур гөнаһлы. Корбан вәҗиб булган кеше итнең өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә, ятимнәргә бирсә, өчтән берен кеше җыеп ашатса, өчтән берен гаиләсенә калдырса, саваплы була. Ниндидер сәбәп белән нәзер әйтеп корбан чалдырса, итен үз гаиләсендә куллану дөрес булмый. Корбан вәҗиб кешенең нәзере булса, нәзер корбанны да, вәҗиб корбанны да чалу кирәк. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалу өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя – биш яшьлек, сыер – ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан артык икән, аныда чалу дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча ярамый. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзе генә ният кылып, сыер чалса да, гөнаһ юк. Әгәр сыер я булмаса дөяне җи де кеше берләшеп корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт. Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый, дию дөрес түгел. Яки алты кеше корбан өчен, ә берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес бул мый. Барысы да корбан өчен ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, анда алтысы исән кеше өчен, бер се мәрхүм өчен ниятләнсә, моны да шөбһәле, дип әйтәләр. Димәк, сыер җидесе дә исән кеше өчен яисә җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш. Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый. Мөгезсез булса ярый. Печкән хайванны корбанга чалу дөрес. Корбанлык малын гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә кояш баегач, ахшам намазыннан соң чалу инде дөрес булмый. Берәү корбан лык табалмыйчамы, яки булмаса, җае килмичәме, мал чала алмый калса, ул кеше мал бәһасын сәдака итеп өләшергә тиеш. Чалынган малның тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, я булмаса, аяк киеме итеп эшкәртеп файдаланса – дөрес, ә сату өчен кулланса – дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын да сәдака итеп бирергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң, әйбәтрәк. Инде йоны алын ган икән, аны үз гаиләңдә генә фай далану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел, я сатып акча сын, я йон килеш сәдака итеп бир сәң ярый. Корбан чалучы тәһарәтле булса – әйбәт, һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт. Корбан чалу алдыннан корбан иясе яки бугаз лаучы, хайванга карап, “Әл Әнгам” (“Терекләр”) сүрәсеннән бер аять укый. “Әллаһүммә иннә саләәти үә нүсүки үә мәхйәәйә үә мәмәәти лилләһи раббилгаәәләмиинә ләә шәриикә ләһ”. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: “Йә, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган на мазларыбыз, чалган корбаныбыз – барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк”, – дип әйтергә тиеш. Шуннан соң: “Йәә Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәй һиссәләмнән кабул итеп алган ши келле, кабул итеп ал”, – дип, “Бисмил ләһи, Аллаһу әкбәр”, – дип малны чаласыз. Һәм инде ике рәкәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. намаз укылмаса, кайгырырга кирәкми. Укылса – савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес. Инде кемдер вафат булган әнисе я әтисе өчен корбан чала икән: “Йәә, Раббым, бер ризалыгың ны өмет итеп чалган фәлән улы фәләннең корбанын, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен кабул итеп ал”, – дип әйтергә кирәк. Гыйбадәтебезнең мал белән үтәлә торган өлеше малларыбызны пакъ ли, бәрәкәтен арттыра. Мәрхәмәтлелек, кешелек хисе арта. Аллаһ Раббыбыз безне Рамазан аенда ачлык белән пакъли. Ә инде Корбан вакытында безгә корбан итләре, кор бан шулпалары аерым шифа бирә, сәламәтлегебезне ныгыта, калеб ләребезне пакълый”. Күзе күргән, аяклары сәламәт булган, балигълык яшенә җиткән, тулы акыллы ир кешегә гаеткә бару вәҗиб. Хатын кызлар, балалар гает кә барсалар – савап була, барма салар гөнаһ түгел. Сау сәламәт ир кеше гаеткә бармаса, үзенең сәламәтлегенә зарар кылган була. Алла һу Раббыбыз (“Ибраһим” сүрәсе, 7няе аять): “Ләә иң шәкәртүм ләә әзин дәннәкүм үә ләә иң кәфәртүм иннә гәззәәбии ләшәдииде”, – ягъни: “Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр кяферлек кылсагыз, минем газабым каты”, – диде. Гает – ул сөенеч көне, догалар кабул була торган көн. Иртәгә гает дигән көнне һәркайсыбыз госел кое нып, икенче көнне тәһарәт алып, пакъ киемнәребезне киеп, мәчетләргә ир тәнге һәм гает намазларын укырга барыйк. Үзебез өчен, балаларыбыз өчен, якты киләчәк өчен Аллаһҡа до га кылыйк, шаять, Аллаһның рәхмә тенә ирешербез. Гает көнне сәдака бирү, туганнар ның хәлен белү, мөмкин булса, зиратка барып, булмаса, өйдә әр вахлар өчен дога кылу, бер береңә бүләкләр бирү саваплы. Әлбәттә ин де, иң зур савап – корбан чалып, шуның итләрен дусларың, туганна рың, балаларың белән бергә авыз итү. Аллаһу Раббыбыз кылган гыйба дәтләребезне, чалган корбаннары бызны кабул итсен, Үзенең җәннәтлә рендә очрашуларыбызны насыйп итсен. Райондашларыбызның һәр барчасына иң изге теләкләр белән һәм һәрвакытта хәерле догада бу лып калам. Районның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете намазлары иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләр!

Автор:Фәйзуллаһ Хаҗи КОТЛЫЕВ, Чакмагыш районы имаммөхтәсибе.
Читайте нас: