ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2022, 09:50

Хезмәтегез игелекле, саваплы булсын

Заманны ничек кенә авыр дип әйтергә яратсак та, Аллаһка шөкер, җитеш, бәрәкәтле, күп мөмкинлекләр булдырылган дөньяда яшибез.

Кулыннан эш килгән, тәвәккәл- уңган кешеләр үз эшләрен ачып, дөньясын матур итеп алып бара, башкарган хезмәте белән тирә- яктагыларга да файда китереп, аларны сөендереп яши. Якташларыбыз Илшат һәм Динара Йосыповлар – әнә шундый игелекле, булдыклы кешеләр. Алар озак еллар дәвамында шәхси автобусларында тирә-як авылларда яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәттеләр. Июнь аенда без аларның ярдәме белән Миякә районының Илчегул авылы янында урнашкан Нарыстауга, зур дини җыенга бара алдык. Күңелләребез тынычланып, бик тә канәгать булып кайттык аннан. Ай ахырында исә алар белән тагын да ераграк юлга чыктык – бөек Болгар шәһәрен күреп кайттык. Без, өлкәннәр өчен бик зур сөенеч булды ул сәфәребез. Яхшы шартларда, озын юл уңайсызлыкларын белми-сизми дә йөрдек, хак динебезнең илдәге үзәге булган шәһәрне күреп кайту хыялын тормышка ашырдык. Игелекле хезмәтләре белән безне шулай сөендергән өчен Илшат белән Динарага барлык юлдашларым исеменнән ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Игелекле эшләре бик күп саваплар булып үзләренә әйләнеп кайтсын, барлык эшләре уңышлы барсын, башкарганнары күңелләренә тынычлык, шатлык китерсен һәм алдагы көннәрдә дә шулай кешеләр рәхмәтләрен ишетеп, бәрәкәтле-мул, җитеш тормышлар кичерергә, барлык максатларына ирешергә насыйп итсен Аллаһ Раббым, дип телим.

Автор:
Читайте нас: