ИГЕНЧЕ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2022, 11:50

Туган якның күркәмлеген хәстәрләп

Чишмәләр – табигатьнең иң кыйммәтле һәм шул ук вакытта бушлай кулланып була торган бүләге.

Туган якның күркәмлеген хәстәрләп
Туган якның күркәмлеген хәстәрләп

Алар җир куеныннан чылтырап чыгып, һәрвакыт чиста-саф сулары белән кешеләрне сөендерә, барлык тереклеккә яшәү көче бирә. Табигатьнең шушы бәһалап бетергесез байлыгын саклап, уртак көч белән аны даими тәртиптә тоту, төзекләндерү – аеруча мөһим эш. Районыбызда бәллүрдәй саф, йомшак сулы, якташлар үз иткән чишмәләр байтак. Яңа Балтач авылына илткән юлдагы чишмә озак еллар дәвамында инде кеше өзелми торган һәм халык аеруча үз иткән су чыганакларының берсе. Аннан су алырга район үзәгеннән, тирә-як авыллардан да киләләр, районыбыз аша үткән юлчылар да туктап, салкын-чиста су эчеп, хәл алып китәләр. Кичә “Без бергә!” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары монда “Чиста чишмә” экология акциясен үткәрде. “Экологик десант” әгъзалары чишмә тирә-ягын, юл буен чүп-чардан арындырдылар, корыган агач-ботаклардан, чүп үләннәреннән тазарттылар. Алар эшләгән вакытта бирегә килгән кешеләр, туктаган юлчылар волонтерларга туган як табигатенә битараф булмый, чишмәнең күркәмлеген хәстәрләгән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:Сайтҡа Рәзилә Арысланова әзерләде.
Читайте нас: