Якташларны очраштырган, күрештергән бу истәлекле чараны шушы җирлектә туып үскән, бүгенге көндә уңышлы эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар, “М-Газ” җәмгыятенең генераль директоры Марат Мидхәт улы Исаев оештырып, авылдашларына чын мәгънәсендә зур бәйрәм бүләк итте. Очрашу республикада гамәлгә ашырылган “Атайсал. Кече Ватан” программасы чикләрендә үткәрелде. Чара дәвамында талантлар төбәге булган, мәдәният-сәнгать өлкәсендә зур казанышлар яулаган, зур сәхнәләрдән районыбыз, туган авыллары данын янгыраткан уллары-кызлары белән лаеклы горурланган Имәнлекулда монда туып-үсеп, олы сәнгать дөньясына юл ярган сәхнә осталары – Илһам Вәлиев, Фәүдәт Гыйләҗев, Айгөл Габдуллина, Айнур Баянов, Илдус Вәлиевның чыгышларын тыңлап кинәнде райондашлар. Бәйрәмгә җыелучылар популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның концертын да көтеп алды. (Якташлар очрашуы турындагы тулы язманы “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була.)