ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2022, 12:40

Кечкенә авылда зур тантана

Туган авылым Аблаемнан сигез чакрым читтәрәк Бәрдәсле авылы матур урында – урман итәгендә урнашкан. 

Кечкенә авылда зур тантана
Кечкенә авылда зур тантана

Элек-электән аның халкы уңганлыгы, бердәмлеге, татулыгы, дустанә яшәве белән аерылып тора иде. Шушы дуслык бүгенге көндә дә дәвам итеп килә. Үткән ял көннәрендә “Атайсал – кече Ватаным” проекты чикләрендә шушы авыл кызы – бүген Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе җитәкчесе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова җитәкчелегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән җырлы-моңлы очрашу үтте. Туып-үскән җирен, туган төяген сагынып кайткан кунаклар, авыл халкы, апа-абыйлар, хәтта күрше авыллардан да килгән кешеләр күп иде. Бәйрәмне Азат Шәйхетднов ачып җибәрде, чарага җыелучыларны ул дога укып сәламләде. Гармунчылар җырлы бүләк юллады. Исәнмесез, авылдашлар, Нигездәге газиз ташлар, Бергә аунап, уйнап үскән Газиз, якын якташлар! Хәерле көн телим таңнар саен, Аяз күкләр телим җиремә! Кояшлы көн телим барыгызга, Һәм иминлек телим илемә, – дип тантананы ачып җибәрделәр Резеда Сәетгәрәева һәм Лида Шәяхмәтова. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигатьле, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтрәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын тулы башаклы басулары белән дан тоткан Бәрдәслегә бәйрәмгә кадерле урамдашлар, авылдашлар, ерак араларны якын итеп кайткан туганнар җыелган. Авылдашларын, туганнарын, килгән кунакларны шушы урамда йөгереп, уйнап үскән кызчык, бүгенге көндә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе җитәкчесе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова тантана белән тәбрикләде һәм җырлы бүләкләре белән килүчеләрне сәламләде, рәхмәт җиткерде. “Киләсе елга Бәрдәслебезгә 100 яшь тулачак. Аны да бүгенгедән дә зур бәйрәм итеп үткәрергә ьыенабыз, - дип белдерде ул. Кеше гомере – агач кебек, Тамырлары китә еракка. Һәр ел саен арта тармаклары, Ботаклары иелә гел аска. Баһадирдай үскән агачлар да Бирешәләр кайчан давылга. Кешеләр дә, гомер көзе килгәч, Ышыкланыр урын эзләгәндәй, Ашыгалар туган авылга. Бәрдәсле авылының иң өлкән кешесе Алия апа Гарипова чараны дәвам итте. Ул авылдан күптән канатланып читкә чыгып китеп матур дөньялар корган авылдашларына күңелендәге барлык шатлык-сөенечләрен җиткерде. Аблай авылы мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова “Яшәргә икән, яшәргә” җырын ишеттерде. Бәрдәслеләргә бәйрәм сөенчесе булып, автор-башкаручы, махсус кунак Лилия Вахитова да ерак араларны якынайтып кайткан. Берсеннән-берсе мәгънәле җырлы сәламнәр яңгыратты ул. Авылдашларына тәмле пылау әзерләргә “Альфа и М” компаниясе оештыручысы(учредитель), шәхси эшкуар Мидхәт Мөбәрәк улы Вилданов күчтәнәчкә бер сарык алып кайткан. Тамара Галләмова, Лена Мусина һәм Зөлфирә Халикова кунакларга телләрне йотарлык бәлеш пешергәннәр иде. Айсылу Сираева, Алмаз Сираев кул эшләреннән һәм тарихи фотолар, китаплардан күргәзмә әзерләгән, Лилия Мәҗитова бәйрәмне бию белән бизәде. Матур бәйрәм һәммәсен гамьсез чагына, яшьлегенә, самими чакларына алып кайтмый калмагандыр. Моңлы гармун көйләренә хәтирәләргә бирелгәннәрдер, чөнки гармунда ниндидер бер сихри моң бар: ул барлык язмыш ачыларын, күңел сыкрауларын, дөнья мәшәкатьләрен, проблемаларын оныттыра. Моңга гашыйк авылның алда да матур, моңлы очрашулары булып торсын. Очрашу дискотека, кич утыру, яшьлекне искә төшерү белән тәмамланды. Бәйрәмнән барысы да ләззәт алды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: