ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 июль 2022, 10:45

Мәдәният хезмәткәрләренә – өр-яңа автобус!

Бүгенге тантана “Бердәм Русия” партиясе ярдәменнән башка мөмкин дә булмас иде.

Мәдәният хезмәткәрләренә – өр-яңа автобус!
Мәдәният хезмәткәрләренә – өр-яңа автобус!

 “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты һәм муниципаль район хакимияте ярдәмендә мәдәният учреждениеләренең эшчәнлек сыйфатын яхшырту өчен “Форд-Транзит” автобусы сатып алынды. Проектның иң мөһим юнәлешләренең берсе – 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда мәдәният йортларының матди-техник базасын ныгыту, шулай ук иҗади эшчәнлеккә ярдәм итү һәм аларны техник яктан тәэмин итү. Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Илмира Рамил кызы Федорова һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре катнашып, мәдәният хезмәткәрләренең сөенечен уртаклашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев мәдәният хезмәткәрләренә киләчәктә дә үтәчәк барлык бәйге-фестивальләрдә кыенлыкларсыз катнашуларын, барыр юлларының изгесен генә теләде. Рәмзия Җәүдәт кызы да шатлыкларын җиткерде. “Район мәдәнияте йорты өчен “Бердә Русия”партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты чикләрендә яңа автобус бирелүенә чиксез шатбыз. Районда мәдәният эшчәнлегенә игътибар зур: күптән түгел генә “Асылъяр” бию ансамбленә “Эшлекле гамәлләр” проекты буенча 8 парга милли костюм тегелде. Мондый хәстәрлек бездә яңа уңышларга канат куя. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телим,” – диде ул. Рузил Гафаров башкаруындагы “Авылкаем”, “Чапкан чакта” җырлары яңгырады. Яңа транспорт чарасын 30 ел тәҗрибәгә ия водитель, Наил Фоат улы Газизовка беркеткәннәр. “Заманча яңа автобусны миңа ышанып тапшырганнары өчен бик рәхмәтлемен. Ышанычларын аклап, юлларда исән-сау йөртергә тырышырмын,” – дип, бераз дулкынлану белән кичерешләрен җиткерде ул. Мәдәният хезмәткәрләренә уңайлы автобус ерак юлларда йөрер өчен бик зур бүләк булды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: