ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2022, 08:55

Ленинлылар сынатмыйча эшли

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары “яшел урак”та сынатмас өчен бөтен тырышлыгын сала.

Ленинлылар сынатмыйча эшли
Ленинлылар сынатмыйча эшли

Хуҗалыкта язгы чәчү эшләре тәмамлану белән бөтен игътибарны үсемлекләрне тәрбияләү белән беррәттән мал азыгы хәзерләүгә юнәлттеләр. Әйтергә кирәк, рәт араларын эшкәртү, химик утау үткәрү, чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү кебек эшләрне үзвакытында һәм тиешенчә башкарып чыгу өчен белгечләр дә, механизаторлар да бу эшнең мөһим һәм җаваплы булуын аңлап эш итәләр. Кооперативның баш агрономы Тимур Филиппенко безнең эшче төркемгә үзләренең басуларын күрсәтеп чыкты. Яхшы булып күтәрелгән һәр культура матур тәэссоратлар калдыра, чәчүлекләр караулы, уңышы да ярыйсы булачагы күренеп тора. Әмма басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык, дигән халык әйтемен истә тотып, табигать шартларының артабан да уңай килүен, урып-җыю мәлендә тоткарлыкларга юл куелмавын телисе килә. Баш агроном зур канәгатьлек хисләре белән сенаж базлау, печән хәзерләү эшләренең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Бу мәшәкатьләр башлыча тәмамланган да инде. Ә менә Ленин авылыннан Рапат юнәлешенә табан урман акланында чабылган печәнне җыеп алып бетерәселәре калган икән әле. Кызыксынуны күргәч, ул урынга алып барып күрсәтте. Биредә булдыклы механизаторлар Фирдинат Вәлиуллин белән Ирек Ваһапов үзләренә беркетелгән “Беларусь” тракторларына тагылган тыгызлап урау җайланмаларында хуш ис бөркелеп торган яхшы сыйфатлы урман печәнен төргәкләргә урап бетереп киләләр иде. Күренеп тора, печән яхшы, кышка менә дигән азык булачагы бәхәссез. Тайняш юнәлешендәге кукуруз басуында тиҗрибәле механизатор Рәфис Дәүләтшинны соңгы гектарларда рәт араларын эшкәртеп бетереп килгән чакта фоторәсемгә төшереп алдык. –Быел соя үстереп тә карарга ниятләдек һәм иң тәүдә игътибарны шул нәзберек культурага юнәлтергә туры килде, – ди баш агроном. –Күреп торасыз, кукурузга да зыян китермәскә өлгердек. Җылы һава шартларында ул тиз үсә башлады һәм ярыйсы ук уңыш белән сөендерер, дип өметләнәбез. Басулар читләре яхшылап чабып чыгылган, һәр урында пөхтәлек күзгә ташлануы да карашларны иркәли. Ленинлылар мал азыгы хәстәрләүне тәмамлауга, уракка керешергә дә әзерләр инде. Гомумән, биредә дә, башка хуҗалыклардагы кебек, хезмәт күтәренкелеге күзгә бәрелеп тора. Ә тырышларга уңышлар да карышмый икәнлеге һәркемгә мәгълүм

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: