Биргән сүзләре эшләреннән аерылмавына әллә күпме мисал китерергә мөмкин булыр иде. Чираттагы тапкыр хәлемне белешергә килгәндә Реканс Фәнил улы йортымның түбәсеннән су үтеп торуын күрде дә тиз арада чара күрергә вәгъдә итте. Берничә көн үтүгә Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев белән әлеге оешма вәкиле, йортыма килеп, башкарасы эшләр күләмен билгеләп киттеләр. Тиз арада төзелеш материаллары алып килеп бушаттылар, артларыннан ук төзүчеләр бригадасы килеп, эшкә дә кереште. Вакыт белән исәпләшмичә эшләп, Роберт Насыйбуллин, Динар Мөхәммәтҗанов, Илдар Гәрәев, Алмаз Гыйбадуллин, Рөстәм Исхаков һәм Илгиз Сакаев кебек үз эшенең чын осталары тиз арада тузган шифер түбәмне өряңа профнастил калаена алмаштырып та куйдылар. Өстәвенә боларның һәммәсе дә бушлай башкарылды. Хәзер йорт түбәсеннән су үтми, әллә кайдан ук матур булып күренеп тора. Форсаттан файдаланып, һәрчак шулай мохтаҗларга ярдәмгә ашкынып торган изгелекле йөрәкле кешеләргә, бигрәктә республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, муниципаль район Советы депутаты, тораккоммуналь хуҗалык идарәлеге начальнигы Рамил Камил улы Агиевка һәм аның булдыклы эшчеләренә, шулай ук башка җитәкчеләргә, район дашларга, авылдашларга ихлас йөрәктән рәхмәт белдереп, исәнлексаулык, яңаданяңа хезмәт уңышлары телим.