ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2022, 09:55

Авыл халкы күңел ачты

“Бер очрашыйк әле, авылдашлар!” чарасы бу юлы Яңа Бирде авылында узды.

Авыл халкы күңел ачты
Авыл халкы күңел ачты

Матур чишмә буенда урнашкан сәхнә янәшәсенә авыл халкы, бала-чага, кунаклар күп җыелган иде. Табигать тә, очрашуны сизгән кебек, үзенең кояшлы, матур, җылы көннәрен саклап торган. Тезелеп куйган эскәмияләрдә әби-бабайлар, абый-апалар күп иде чарада. Яңа Бирде мәдәният йорты мөдире Рузилә Нәфыйкова чараны бик матур эчтәлекле программа белән ачты һәм алып барды.Иң элек ул ерак араларны якын итеп кайткан авылдашлар, сыйныфташлар, сабакташларны, туган-тумачаларны, абый-апаларны сәламләде. Күрүебезчә, авыл бердәм, тату яши. Челтерәп аккан чишмәне дә алар шушылай бергә тотынып эшләп, корыган киртәлекләрне сүтеп, тимер коеп профнастил белән әйләндереп алганнар. Чишмәне чәчәк куаклары белән ямьләгәннәр Туган җир ул – туган авыл, Тәмле сулы чишмәләр. Туган авылымның гөлләре-агачлары Кешелекнең үзе шикелле үк Борынгыдан килә бәйрәмнәр. Очрашуларны ешрак итик әле, Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар. Очрашуларда бәхет тантанасы Җан сафлыгы, күңел яктысы Бер күрешү – үзе бер гомер Артабан сүзне авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев алды. Ул иң элек шушы җирдә туып-үскән, шушы чарага үзенең җырлы күчтәнәче белән кайткан Илнур Газизовка һәм авылда үткән барлык чараларда да зур ихласлык белән, шушы бәйрәмне оештыруда да ныклы активлык күрсәткән авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара җыр-моң, бию, уеннар белән үрелеп барды. Илнур Газизов үзе язган “Туган авылым минем – Яңа Бирдем” җырын иң беренчеләрдән булып авылдашларына җырлап ишеттерде. Аккордеон моңнары, татар биюләре бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Вакыт уеннарга җитте. Иң кызык уеннарның берсе – җәйге ачы челләдә такталарда “чаңгы шуу” булды. Халыкның күңелен, кәефен күтәргәне, бәлки, шушы булгандыр. Бәйрәм тәмле чишмә суларында кайнаган чәй һәм хуш исле пылаудан сыйлану белән тәмамланды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: