ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 июль 2022, 11:15

“Җәйләү”дән – онытылмас тәэссоратлар белән

Укучыларның көтеп алынган җәйге каникул көннәре дәвам итә.

“Җәйләү”дән – онытылмас тәэссоратлар белән
“Җәйләү”дән – онытылмас тәэссоратлар белән

Кызлар-малайлар өчен ул иң күңелле вакыт, ә әти-әниләр өчен – балаларның ялын оештыруның җаваплы чоры. Районыбызның мәгариф бүлеге җәйге каникул вакытында балаларның ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыруга зур игътибар бүлә. Авыл һәм район мәктәпләрендә көндезге ял лагерьлары эшли, шулай ук төрле төбәкләрдә оештырылган балалар учреждениеләренә юлламалар бирелә. Июль аенда Зианчура районында “Җәйләү” лагеренда мәктәп балалары өчен смена оештырылды. Анда башкорт теле буенча төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган, мәктәп тормышында актив катнашкан балалар ял итте. Тайняш урта мәктәбендә белем алучы кызыбыз Гөлсинә Якуповага да “Җәйләү”гә барырга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, без моңа шатланып риза булдык. Район мәгариф бүлеге үз транспорты белән Зианчура районына кадәр илтеп куйды һәм барып алды. Гөлсинәбез бик күп тәэссоратлар белән кайтты. 12-14 яшьтәге балалар бер-берсе белән дә уртак телне тиз тапкан. Бу лагерьда ял итү генә түгел, милли тарихны төптән өйрәнү, төрле җыр-бию конкурслары, курайда, кубызда уйнарга өйрәтү түгәрәкләре дә оештырылган. Кызыбыз Зианчура районының бай, матур табигатен күреп, чын күңелдән сокланып кайтты. Лагерьда балалар егерме көн ял итте. Шушы вакытта Гөлсинә якын дуслар да табып өлгергән, ә тәрбиячеләр иң якын кешеләр булып исендә калган. Алар ял итәргә килгән балаларның көннәрен күңелле генә түгел, ә файдалы да итеп үткәрү өчен бөтен көчен салып эшләгән. Кызыбызны “Җәйләү” лагеренда ял итеп, сәламәтлеген ныгытып, Зианчура якларын күреп кайту бәхетенә ирештергән өчен Чакмагыш районының мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Баляговага, Тайняш урта мәктәбе директоры Ильзида Назыйм кызы Башмаковага, балаларның җәйге ялын оештырыучы район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Фларит кызы Әхмәтшинага ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә һәрчак уңышларга ирешүләрен телибез.

Автор:Айсылу Якупова.
Читайте нас: