ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 июль 2022, 18:45

Данлыклы яугир турында тапшыру булачак

Җирлегебездә район гына түгел, ил тарихында гасырлар үткәч тә искә алырлык якты эз калдырган танылган шәхесләр туып үскән.

Данлыклы яугир турында тапшыру булачак
Данлыклы яугир турында тапшыру булачак

1812 елгы Бөек Ватан сугышы каһарманы, поход старшинасы, 4-нче Башкорт полкы командиры Асылхуҗа Бакиров – шундый күренекле тарихи шәхесләрнең берсе. Агымдагы, бу сугыш башлануга 210 ел тулу билгеләнгән юбилейлы елда, атаклы якташыбыз турында тапшыру әзерләү нияте белән районыбызга тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, журналист, продюсер, “Тарихи мохит” телепроекты авторы һәм алып баручысы Салават Ишмөхәммәт улы Хәмидуллин килде. Киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән үткән әңгәмә барышында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова башкала кунагына районда алып барылган тарихи-эзләнү эшчәнлеге турында бәян итеп, аның күркәм нәтиҗәсе буларак нәшер ителгән китаплар, бу басмаларның авторлары турында сөйләде һәм берничә данәсен тарихчы-галимгә бүләк итеп тапшырды. Салават Ишмөхәммәт улының артабангы сәфәре данлыклы яугир Асылхуҗа Бакировның туган авылы Үрнәктә дәвам итте. Андагы очрашу барышында “Тарихи мохит” тапшыруының иҗади төркеме авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова белән авыл китапханәсендә булды, яугирнең туган нигезе урынында төзелгән бинага моннан дистә ел элек куелган тактаташны карады, авыл халкы белән сөйләшеп булачак тапшыру өчен мәгълүматлар туплады.

Автор:Рәзилә Арыҫланова.
Читайте нас: