+26 °С
Болытлы
Хакимиятнең кече утырышлар залында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында үткән очрашуда муниципалитет территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, урыннарда оператив штаблар эшчәнлеген оештыру, су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Очрашуга йомгак ясап, төп максатлар билгеләнде. Аныклап әйткәндә, ирекле янгынга каршы көрәш командаларын махсус техника белән һәм торак йортларны янгын хәвефе турында кисәтүче хәбәр иткеч приборлар белән тәэмин итү, халык арасында профилактика-кисәтү, аңлату эшчәнлеген активлаштыру бурычлары җиткерелде. Очрашу тәмамланганнан соң Фәрит Риф улы Гомәров гражданнарны кабул итте.