ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 август 2022, 14:46

Яшьлегендә күп тырышкач...

Балалар бакчасы, мәктәп, олы тормыш – һәрберебезнең үтәсе юлы. Аларның һәркайсы хәтердә зур урынны били. Башлангыч сыйныфтан килгән самими балаларны аңлап, алар белән аңлашу табар өчен дә зур тырышлык кирәк. Аларны күз карашларыннан, кәефләреннән үк аңлау өчен яхшы мөгаллим булу мөһим.

Яшьлегендә күп тырышкач...
Яшьлегендә күп тырышкач...

Барлык ил сугыш ачысында кайнаганда әтисе фронтка алынган вакытта әнисенең карынында гына калган кызчык Фәһимә, барлык кыенлыкларны оныттырып, 1942 елның 2 августында әнисенә зур куаныч, абыйсы Заһирга зур шатлык, иптәш булып дөньяга килә. Бәләкәйдән үк хезмәттә кайнап, әнисенә дөнья көтәргә ярдәм итүче кызчыкның алынырга куркып торган яки эшли белмәгән эше булмый. Әнкәсе эштә, абыйсы укуда булганда ул мичкә яга, мунчасын өлгертә. 6 яше тулыр-тулмас чакта укырга керә. Мәктәптә зур тырышлык салып укый. 7 сыйныфны тәмамлагач, Үрнәктә белем алуын дәвам итә. 10 сыйныфта укыганда пионер отряды вожатые була. Тырышлыгын, эшенә җаваплы каравын күреп, 10 сыйныфны тәмамлагач, 1959 елда Аблай мәктәбенә пионервожатый итеп куялар. Ике ел дәвамында зур чараларда гел президиумга утыра, аннан ул аны кирәк дип тапмыйча, бу вазыйфадан баш тарта. В.И. Ленинның тууына 90 ел билгеләнгәндә конкурс игълан итәләр. Республикада анда беренчелекне алып, өч баланы “Артек” лагеренә путевка белән җибәрәләр. Фәһимә апаның үзенә дә балалар белән “Артек”ка барырга тәкъдим итәләр, тик аның үз җирендә олтан буласы килә. Сабый балалардан башка тагын кем яраттыра ала икән соң укытучы һөнәрен? Ул үзен бары тик укытучы итеп кенә күрә башлый һәм шушы хыялына ирешә дә. Укучыларына тавыш күтәрми, рәнҗетми, җәберләми, сабый күңелен яраларлык итеп тиргәми дә. Сыйныфтагы иң шук малайлар белән да ул аңлашырга сүзләрен таба, алар күңеленә ачкыч ярата белә. Башкортстан дәүләт универси- тетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Тулай торакта яшәп, студент тормышында кайнап, күп дуслар туплап, укуын да тәмамлый. Яшь белгечне Илеш районының Манчар авылына юнәлтмә белән озаталар. Биредә ул үзенә ямь таба алмый. Шул вакыттагы мәктәп директоры Габдулла абый Якупов: “Кайт, сеңлем, үзебезгә, чит якларда йөрмә,” – дип, аны туган авылына чакырып кайтара. Һәм Фәһимә апа тагын да ныграк дәртләнеп эшли башлый: балаларны татар һәм рус телләре серләренә төшендерә . Күп тә үтми, яратып тормышка чыга. Тормышларын матурлап уллары туа. Владик эшкә уңган, тапкыр, җитез, булдыклы егет булып үсә. Еллар үтә. Владик абый тормыш иптәше Елена белән уллары Денис, кызлары Алинаны сөеп, җил-давыллардан саклап үстерәләр. Алина нефтьтехник университетының 1 курсын тәмамлый, Денис бүген инде үзе әти, тормыш иптәше Даяна белән уллары Әмиргә өлге булып яшиләр. Ул оештыручы, укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары вазыйфаларын били. Үзенең сыйныфы укучыларын бик ярата, аларны төрле җирләргә сәяхәткә йөртү теләге белән янып йөри башлый. Һәм моңа әкренләп ирешә дә: Кандракүлгә, Уфага, Казанга, Белгородка, Мәскәүгә алып бара, анда исә ВДНХ-га, Ленин бабайны күрергә мовзолейга алып керә. Мәскәүне иңен-буен бер итеп йөргәннән соң, Белгородка юл тоталар. 10 сәгать бара алар. Бик күңелле сәяхәт була. Бүген дә Фәһимә апаның укучылары ул сәяхәтне иң кызыклысы, истәлеклесе һәм дә кабатланмасы буларак исләренә төшерәләр. Әле: “Мәктәп чорының кайсы вакыты хәтерегездә нык сакланды?”— дип сорасаң, алар, һичшиксез: “Фәһимә апаның безне сәяхәткә йөрткән вакыты,” – диләр. Коллегалары белән дә даими яхшы мөнәсәбәттә. Олыны олы, кечене кече итүче, үтә тыйнак, төпле акыллы булып һәркайсы белән ихлас, чын күңелдән аралашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләгән ул. Аңа бу сыйфатларны остазы Әлфия апа Якупова өйрәткән: акыллы киңәшләрен биреп, үзенең дәресләренә чакырып, белем бирү серләренә, укучылар белән аңлашуга да ул үз тәҗрибәсеннән чыгып өйрәткән. Чын укытучы хаклы ялга туктагач та төшләрендә дәресләр биреп йөри. Әйтергә кирәк, матур үтелгән гомере! Укучылары белән бүгенге көндә дә элемтәдә, хәтта күрше яшәп, көн дә исәнлек-саулык сорашып торырга укучысы Әлфия Әминева, үтеп киткәндә дә чәчәк гөлләмәләре кертеп китүче сыйныфтагы иң шук малай Фларит Батталов бар. “Фәһимә апа – минем иң яраткан укытучым,” – дип торучы Ришат Хәйбрахманов, Фәһимә апаны туган көне белән чын күңеленнән котлаучы, балалык шуклыклары өчен гафу итүен сорап, биргән белемнәре өчен чын рәхмәтләрен җиткерүче Лилия Гайсина, Рида Юлдашева,Зилә Мостафина, Илдар Арсланов, Әхнәф Батталов, Таһир Муллаяров, Рәис Сәфәров, Гөлфинә Валиева, Илшат Низаев, Нүрсилә Батыйрова, Искәндәр Батыйров һәм Зәйтүнә Валиева да Фәһимә апага җылы сәламнәрен җиткерәләр. – Урамда очраганда туктап исән- ләшеп: “Апа, исәнмесез, хәлләрегез ничек?” – дип хәл сорашсалар, укытучыга шуннан да әйбәте, рәхәте, сөенечлесе юк, – ди Фәһимә апа. Тырышып эшләгәнен күреп, лаеклы бәһалап, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм бик күп грамоталар белән бүләклиләр аны. Бүген Фәһимә апа хаклы ялның рәхәтен күрә. Оныклары Денис- Даяна, Алина, туруны Әмир өчен яраткан нәнәй, улы Владик, килене Елена өчен ярдәмче әни, хезмәттәшләре өчен олы хөрмәт яулаган коллега да үзе. Киләчәктә дә шушы тормышны ярату дәртен сүндерми, яхшы кешелек сыйфатлары белән бүлешеп, озын-озак, бәрәкәтле картлыкта яшәргә язсын!

Автор:1970-1980 елгы чыгарылыш укучыларының йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре
Читайте нас: