ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2022, 07:45

Зур чарада катнашу – үзе бәхет

Әңгәмәдәшебез – Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча 1 категорияле белгече Регина Рифат кызы Маликова.

Зур чарада катнашу – үзе бәхет
Зур чарада катнашу – үзе бәхет

Каршымдагы , озын зифа буйлы әңгәмәдәшемне, һичшиксез, 20-21 яшьләрдәге кыз дип уйларга була. Бераз ялгышканмын – ул инде 2 бала әнисе, 25 яшьлек ханым булып чыкты. 21ннән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсендә – Идел буе федераль округының “Иволга” яшьләр форумында катнашып кайткан якташыбыз белән әңгәмә корабыз. – Регина, әйт әле, әлеге форумның максаты нәрсәдә иде? - 8 көн дәвамында барган форум ул яңа мәгълүмат үзләштерү, танышулар, үсеш һәм яңа чиксез мөмкинлекләргә ирешү урыны булды. Форум анда катнашучылар өчен генә түгел, ә бөтен ил һәм дөнья халкы өчен дә матур киләчәк булдыру максатында оештырылган. Эшкуарлык, иҗат, сәламәт яшәү рәвеше, тирә-якны үстерү кебек мәсьәләләр турында сүз барды. Форумда барлык куркуларны җиңәсең һәм яңа максатлар белән яна башлыйсың. Минем үземә ул шәхсән шундый урын булды. – Әлеге форумда катнашу хокукына ничек ирешә алдың? - Яшьләр үзәге белгечләре ярдәмендә Идел буе федераль округы буенча грант конкурсына гариза җибәрдек һәм бераздан “Иволга” форумында катнашу өчен чакыру килде. Мин “Базы яшьләре даирәсе” проектын тәкъдим иттем. Кызганычка каршы, проектым үтмәде. Күңелем беркадәр төшсә дә, туктап калырга җыенмыйм, үз алдыма куелган максат-бурычларны алга этәрү юнәлешендә артабан да эшлиячәкмен. 77 субъекттан 20600 гариза тапшырылган булган, шуларның 1900 катнашу хокугын алды. - Форумның программасына нәрсәләр кертелгән иде? - Форум төрле программалар һәм юнәлешләр буенча үтте. Аның барышында төрле мастер-классларда, спорт уеннарында(волейбол,футбол), иҗади, массакүләм-мәдәни чараларда катнаштык. Татарстан Республикасы вәкилләре белән “Иволга” да үткән сабан туенда катнаштык. – Башкортстан Республикасы делегациясендә кемнәр бар иде? Бездән иң зур делегация - 112 кеше идек: яшьләр эше буенча белгечләр, яшь эшкуарлар – кыскасы, республиканың актив яшьләре булдык. Нәтиҗәдә, 10 елга беренче тапкыр Башкортсан грантлар суммасы буенча беренче урынны биләде. 3 261 000 сумга 7 грант оттык. – Форум нинди тәэссоратлар калдырды? - “Иволга” минем өчен үз тормышымны, дөньяга карашымны үзгәртте, яңа максатка ирешү уе белән әйләнеп кайттым. Районыбыз яшьләренә актив булып, барлык чараларда да катнашып, үзләренең сәләт-талантларын танытуларын, кыюрак, тәвәккәлрәк булуларын телим. - Әңгәмә өчен рәхмәт. Тагын да зуррак уңышлар сиңа, Регина!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: