

Быел бәйрәм 14 августка туры килә. Яңа Коты авылы китапханәсенең ачык һавадагы уку залында Төзүчеләр көне алдыннан “Веселая горлица”клубы әгъзалары өчен “Күңелле төзелеш” дип исемләнгән танып-белү-уен сәгате оештырлды. Чара башында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук кызлар һәм малайлар төзүчеләрнең шартлы рәвештә ике зур төркемгә: идарәчеләр яки инженерлар һәм башкаручыларга бүленүләре турында мәгълүмат тупладылар. Укучылар әлеге тема буенча табышмакларга да бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында балалар лего уенчыгыннан файдаланып, үзенчәлекле йортлар төзеделәр.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Яңа Коты авылы китапханәсенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.