ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
11 август 2022, 06:25

Йорт алды мәйданчыгы төзекләндерелә

Районда күптөрле төзү-төзекләндерү эшләре алып барыла.

Йорт алды мәйданчыгы төзекләндереләЙорт алды мәйданчыгы төзекләндерелә
Йорт алды мәйданчыгы төзекләндерелә

Беренче микрорайонда 1500 кв мәйданда икенче катлам асфальт түшәү эшләре бара.  Бригадада 9 кеше. Үз эшләрен сыйфатлы башкарып өйрәнгән егетләр асфальтның өске катламын, балаларның уен мәйданчыгы янәшәсендәге тротуарны көнендә үк тәмамларга планлаштыра. Уфа шәһәреннән кайтартылган асфальт тиз арада салынып, тигезләп, кәтүкләнеп куела. Алдагы көннәрдә монтажлау эшләре – зур һәм бәләкәй киртәләр кую(ограждение), футбол мәйданчыгына тимердән биек койма урнаштыру башкарылачак. Җаваплыгыгы чикләнгән “ДорСтройИнжиниринг” оешмасы мастеры Илмир Фәйзулов әйтүенчә,  һава торышы кискен генә үзгәреп бозылмаса, эшләрне бер атна дәвамында тулысынча тәмамларга ниятлиләр.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас