

17 августта Үрнәк авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәренә шундый матур концерт оештырды. Агитбригада әгъзалары Г.М. Ибраһимова, Р.Р. Гәрәева, Ф.М. Исланов, Л.Х. Мәҗитова игенчеләрне дәртле җырлар һәм биюләр белән сәламләп, механизаторларның авыр, әмма намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Р. Габделисламова, З. Исламова республикада һәм районда урып-җыю эшчәнлеге барышы турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Һәр номерны ялан батырлары алкышларга күмделәр. Игенчеләр үзләренә карата күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерделәр, ә агитбригадада катнашучылар аларга сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.
Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Аблай мәддният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.